Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов гаиләсенә акча күчерүченең өендә тентү узган


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Уфада яшәүче 59 яшьлек Ильмира Бикбаеваның телефонын, ноутбук һәм банк карталарын алганнар. Мондый тентүләр 25 кеше өендә узарга мөмкин.

Уфада ФСБ сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовның гаиләсенә акчалата ярдәм күрсәткән Ильмира Бикбаева өендә тентү уздырган, шулай ук аннан сорау алганнар. Тентү 22 апрельдә булган. 59 яшьлек ханымның телефонын, эшләми торган ноутбугын, банк карталарын алганнар, бөтен китапларын, фотоларын, урын-җирен, шәхси букчасын һәм хәтта суыткычын җентекләп тикшергәннәр. Бу турыда Бикбаева Эхо Москвы радиосы эфирында сөйләгән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Бикбаева 2018-2019 елларда Дилмөхәммәтовның әнисенә 6 мең сум акча күчергән булган. Моны ул ялгыз ханымның яшәргә акчасы булмаганга күрә, аны кызгануы сәбәпле эшләгән.

Бикбаеваның адвокаты Дмитрий Казаков Коммерсантка сөйләгәнчә, ул вакытта Дилмөхәммәтов сак астына алынмаган һәм аңа карата тикшерү эшләре алып барылмаган була. Казаков сүзләренчә, Дилмөхәммәтов гаиләсенә тагын 25кә якын кеше матди ярдәм күрсәткән. Алар җинаять эше кысаларында шаһит статусыннан гаепләнүче итеп үзгәртелергә мөмкин диелә.

2020 елның гыйнварында Айрат Дилмөхәммәтовка карата “террорчылыкны финанслау” матдәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Аңа кадәр аңа тагын дүрт маддә буенча гаеп белдерелгән иде. Аерым алганда, Дилмөхәммәтовны Русиянең бөтенлеген җимерүгә чакыру, террорчылыкны аклау, террорчылык гамәлләре кылуга чакыру кебек маддәләр нигезендә хөкем итәчәкләр. Ул 2019 елның апрелендә кулга алынды. Ел дәвамында сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. 21 апрельдә Дилмөхәммәтовның эшен караучы Самар шәһәрендәге Үзәк хәрби мәхкәмә утырышы билгесез вакытка күчерелгәне билгеле булды.

XS
SM
MD
LG