Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБ табиблары хастаханә җитәкчелегенә карата җинаять эше ачуны таләп итә


Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе табиблары
Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе табиблары

Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе (РКБ) табиблары хастаханә җитәкчелегенә карата җинаять эше ачуны таләп итә. "Idel.Реалии" зыян күргән медикларны яклаучы юрист белән сөйләште.

Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенең 50гә якын табибы Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан хастаханә җитәкчелегенә һәм "Башкортостанда санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы башка вазыйфаи затларга" карата җинаять эше ачуны таләп итә.

Табиблар Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгатендә язуынча, "РКБ хезмәткәрләренең 2020 марттан алып карантин тәмамланганчыга кадәр күпләп вирус йоктыру факты РКБда пандемия чорында хезмәт иминлеге шартларын һәртөрле бозуы турында сөйли".

Исегезгә төшерәбез, март ахырында Куватов исемендәге РКБ авыруларында вируслы үпкә ялкынсынуы — пневмония чире кабынды. Вафат булган авыруларның берсе коронавирус инфекциясе йоктырганы ачыклангач, 6 апрель бөтен хастаханәне 14 көнлек карантинга яптылар. Хастаханәдә 600 авыру һәм 600 медицина хезмәткәре бикләнеп калды.

Чикләү чаралары бик соңга калып кертелгәнгә күрә, йөзләгән авыру һәм хастаханә хезмәткәре коронавирус белән зарарланды. Моннан тыш, хастаханәгә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан дәвалануга килгән һәм СОVID-19 эләктергән авырулар бу вирусны җирле хастаханәләренә алып кайтып киткән һәм анда да карантин чаралары кертергә мәҗбүр булдылар.

Медицина хезмәткәрләре мөрәҗәгатендә хастаханәдә санитар-эпидемиология кагыйдәләре нормалары бозылуның күпсанлы очраклары китерелә. Бу хәлләрнең инде күптән, карантинга кадәр үк башланганы әйтелә.

Мөрәҗәгатьне имзалаган табиблар РКБ җитәкчелегенә һәм "Башкортостанда санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы башка вазыйфаи затларга" карата 124.1нче маддә (Медицина ярдәме күрсәтүгә киртә кую), 143нче маддә (Хезмәтне саклау таләпләрен бозу), 236нче маддә (Санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу) һәм 293 нче маддә (Ваемсызлык) нигезендә җинаять эше ачуны таләп итә.

Куватов исемендәге хастаханә табиблары Русия тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсен барлык фактларның җентекләп тикшерүне сорый.

"Idel.Реалии" зыян күргән медикларны яклаучы юрист​ Тимур Уразмәтов белән сөйләште.

— Мөрәҗәгатьне имзалаган медицина хезмәткәрләре — март-апрель аенда шул пневмония кабынуын кичергән РКБ медиклары, — диде юрист. — Аларның күбесе бер айга якын тәмуг шартларында булган, карантин игълан иткән вакытта беренче вахтада, ә аннары йә өйләренә үзизоляциягә киткән, йә коронавирус йоктырган килеш башка хастаханәләргә эләккәннәр.

— Хәзер аларның хәле ничек?

— Кемнәрдер әле дә хастаханәләрдә дәвалана, ләкин күбесе инде чыккан. Төрлесе төрле хәлдә. Кемдер өенә кайткан — һәм яңадан температурасы күтәрелә, үзен начар хис итә, хәле юк. Эш вакытында бик зур дозада вирус эләктергән табиблар бу авыруны авыррак кичерә, өстәвенә алар арасында хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр дә бар.

— Ягъни авырып киткән медиклар дәваланып җитмәгән килеш өйләренә җибәрелгән..

Шәфкать туташының температурасы югары иде, ул автобуста үз авылына чак-чак кайтып җиткән, өенә кайтып бусаганы атлап кергән дә егылган

— Менә сезгә карантин игълан ителгәнчегә кадәр үк авырып киткән бер шәфкать туташы кыйссасы. 5 апрельгә ул аяктан егылды, ләкин, шуңа да карамастан, кизүен эшләп бетерде. 6 апрель иртәсендә аларның сменасын өйләренә кайтарып җибәрделәр. Шәфкать туташының температурасы югары иде, ул автобуста үз авылына чак-чак кайтып җиткән, өенә кайтып бусаганы атлап кергән дә егылган. Анда аны кызы тапкан, шунда ук "ашыгыч ярдәм" чакырткан, ул аны хастаханәгә илткән. Кызы, нигә сине шундый хәлдә җибәрделәр, нигә анда гына салмадылар дип сорагач, "җитәкчелек өйгә кайтырга кушты" дип җавап биргән. Сүз уңаеннан, аннары кызы да авырган... Бу РКБ җитәкчелегенең бөтен коллективны, бу шәфкать туташының автобустагы юлдашларын, аның өендәге кешеләрне, авылдашларын куркыныч астына куюының бер генә ачык мисалы.

— Русия тикшерү комитетының җирле идарәсе инде бер ай диярлек РКБ җитәкчелегенә карата тикшерү эше алып бара. Аның барышы турында берәр нәрсә билгелеме?

— Юк, безгә бернәрсә дә билгеле түгел. Миндә тикшерүчеләр хастаханәдән яки сәламәтлек саклау министрлыгыннан нинди дә булса документлар сораткан (шулай эшләнәдер дип уйлыйм), яисә шаһитларны сораштырган, мәсәлән, мәгълүмат чараларында чыгыш ясаган һәм хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать юллаган табибларны сораштырган дигән мәгълүмат юк. Гәрчә күп кенә медикларның изоляция вакыты тәмамланды, алардан хәзер сорау алырга берни дә комачауламый.

"Idel.Реалии"нең Русия тикшерү комитетының җирле идарәсенә җибәргән тикшерү нәтиҗәләре турындагы соравына, тикшерү әле дәвам итә, дип кенә җавап бирделәр. "Тикшерү сере"нә сылтап, аның нечкәлекләрен шәрехләүдән баш тарттылар.

XS
SM
MD
LG