Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаман Габышевның өенә ОМОН бәреп кергән


Шаман Александр Габышев
Шаман Александр Габышев

“Путинны куарга” вәгъдә иткән якут шаманы Александр Габышевны куәт көчләре отряды ярдәме белән тоткарлаганнар.

Мәскәүгә Путинны куарга сәфәрләре белән танылган якут шаманы Александр Габышевны ОМОН тоткарлаган, аны психиатрия хастаханәсенә алып киткәннәр. Бу турыда МБХ Медиага хокук яклаучы Алексей Прянишников хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, шаманның йортына бәреп керүдә 20 дән артык спецназ сугышчысы катнашкан. Шаманны тоткарлау сәбәпләре билгеле түгел.

Бүген Габышев янына берничә тапкыр билгесез кешеләр килеп, үзләрен медицина хезмәткәрләре дип атап, шаманнан коронавируска тест алырга маташканнар. Шаман белән бергә аның фикердәшләреннән булган ике кеше дә кулга алынган. Аларны үзизоляция таләпләрен бозган өчен тоткарлаганнар.

2019 елда якыт шаманы Александр Габышевның “Путинны куу ырымы” уздыру өчен Мәскәүгә юл алганы билгеле булды.

19 сентябрьдә аны спецназ кулланып Бурятия һәм Иркутски өлкәләре чигендә кулга алдылар. Аңа карата экстемистлыкка чакыру маддәсе нигезендә эш ачылды. Шаманны читкә китмәү шарты белән иректә калдырдылар. Тикшерү соравы белән уздырылган психология-психиатрия экспертизасы Габышевны үз акылында түгел дип таныды.
Габышевка карата җинять эше эпидемия вакытында туктатылып торды. Ул июньдә үзенең сәфәрен яңадан башлаячагын әйткән иде. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы аны “намус тоткыны” дип таныды.

“Бу вакыйгалар чынбарлыкка туры килмәслек кебек тоелса да, чынлыкта бу бүгенге Русиядә кеше хокукларының рәхимсез бастырылуының чираттагы мисалы”, диделәр оешмада.

XS
SM
MD
LG