Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка хөкем карарын кырыслату үтенечен канәгатьләндермәде


Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләренә атканнан соң
Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләренә атканнан соң

Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев Руслан Мухатовка карата хөкем карарларыннан нигездә кәгәнать булуын белдерә.

Чита шәһәрендә Икенче Көнчыгыш хәрби мәхкәмәсендә узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов белән бәйле җинаять эше каралды. Рамилнең адвокатлары ул хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык очраклары турында элек чыгарылган хөкем карарына апелляция шикаяте биргән иде. Алар Рамил Шәмсетдиновны һәм аның хезмәттәшләрен җәберләгән Руслан Мухатовка элек чыгарылган хөкем карарын катгыйлатуны сорады. Мәхкәмә бүгенге утырышында хөкем карарын үзгәрешсез калдырган.

Руслан Нәгыев Facebook-та белдергәнчә, адвокатлар хөкем карары белән нигездә кәнәгать.

“Гомумән алганда без беренче һәм икенче инстанция мәхкәмәләре карарлары белән кәнәгать, чөнки ике мәхкәмә дә Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән бүлектә коточкыч бабайлык булганын, солдатларның даими рәвештә җәберләүләргә дучар ителгәнен таныды”, ди Нәгыев.

2020 елның 3 мартында Читадагы гарнизон хәрби мәхкәмәсе Руслан Мухатовны низамнамәгә сыешлы булмаган мөнәсәбәтләрдә гаепле дип тапты. Аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сумлык штраф җәзасына хөкем иттеләр.

10 апрельдә Шәмсетдиновның тагын дүрт айга сак астында калачагы билгеле булды. Гыйнвар-февраль айларында ул Мәскәүдә Сербский исемендәге институтта психиатрия тикшерүе узган иде.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG