Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү көнен 1 июльгә билгеләде


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин Конституциягә үзгәрешләргә тавыш бирү көнен игълан итте. Ул көнне ял булачак.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү 1 июльгә билгеләнә. Бу турыда эшче төркем белән киңәшмә вакытында президент Владимир Путин белдерде.

“1 июль Конституциягә үзгәрешләр өчен уңайлы көн булып күренә. БДИ уздыруга комачауламаса, бу көнне килешенгән дата дип санарга була” диде Путин.

Канунга ярашлы, тавыш бирү датасы ким дигәндә 30 көн алдан игълан ителергә тиеш.

Әлеге датаны киңәшмә вакытында Путинга Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова тәкъдим итте. Ул шулай ук тавыш бирү чарасының ничек узачагы турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, почта аркылы тавыш бирүдән баш тартканнар. Тавыш бирүне җиде көн дәвамында уздыру күздә тотыла. Эпидемиологик иминлек нисбәтеннән караганда, тавыш бирү “кибеткә барып килүдән дә куркынычсызрак булачак”, дип белдерде Панфилова. Тавыш бирү урыннары сайлау комиссияләре янында урамда, биналарда да, күчмә участокларда да башкарыла алачак. Тавыш бирүчеләр саны сәгатенә сигез кешедән артмас диде Памфилова. Моннан тыш, сайлау комиссияләре әгъзаларын барысын да коронавируска тикшерергә вәгъдә ителә.

1 июль ял булачак диелде.

Быел 22 апрельгә билгеләнгән Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирү коронавирус сәбәпле кичектерелгән иде.

  • Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен президент Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты. Путин яңа хакимият органы – Дәүләт шурасы кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләргә ярашлы, Дәүләт думасы президент тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгын раслау хокукы ала, шулай ук ул премьер тәкъдим иткән вице-премьерларны һәм министрларны да раслый. Бары куәт ведомстволары башлыклары Федерация шурасы белән киңәшкәннән соң президент тарафыннан раслана.
  • Конституциягә үзгәрешләргә ярашлы, президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турында маддәдән "рәттән" дигән сүз алып ташлана. Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең "дәүләт коручы халык теле" булуы язып куела.
  • 10 мартта “Бердәм Русия” депутаты Валентина Терешкова президентның моңа кадәр булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу Путинга 2024 елдан соң да сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.
  • 16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады

XS
SM
MD
LG