Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкорстанда кайда ял итеп була


Илморза ял базасы
Илморза ял базасы

Җәй, ял итү вакыты җитте. Русия чикләрен ачмаганга, чит илгә китеп ял итәргә мөмкинлек булмаганга ил эчендә күңел ачарга кала. Азатлык Татарстан һәм Башкорстанда кайда ял итеп була, бу күпмегә төшә, ял итүчеләргә тәкъдим ителгән сервис, шартлар ни хәлдә икәнен тикшерде.

Кәбисә елы сәер килде. Коронавирус аркасында карантинда утыру кесәләргә сукты. Дөнья чикләре ябылу аркасында хәзер сәфәрләрне планлаштырып булмый, Русия дә чикләрен ачарга ашыкмый. Кайбер белгечләр әйтүенчә, бу махсус та эшләнергә мөмкин. Төркия, Европа, Гарәп Әмирлекләрендә ял итү урынына туристларны Кырым, Краснодар якларындагы курортларга җәлеп итү тырышлыгы да булырга мөмкин.

Әлеге вакытта кешеләрнең бер өлеше коронавирустан курыкмыйча балаларның каникуллары вакытында кая барырга, ничек ял итәргә дип уйлый. Туризм тармагында эшләүчеләр Русиядәге эчке туризм дип берничә юнәлешне телгә ала. Кунакханәләр ачылса, карарга күп нәрсә булган урынннар ягыннан, сервис ягыннан туристларга уңай шәһәрләр дип Мәскәү, Петербур, Сочи, Алтын Боҗрага кергән шәһәрләр рәтеннән Казан да телгә алына. Бирегә килеп ял итү имин, бар инфраструктара да бар дип аңлатыла. Әмма чикләр ачылмаса, чит илләргә чыгып китү мөмкинлеге булмаса, бу шәһәрләргә туристлар агымы зур булып күп туристларны кабул итә алмаячаклар һәм уңай вакытны кулдан ычкындырмас өчен, кунакханәләр дә, ял итү базалары да бәяләрне югары куячак, дип аңлата туризм өлкәсендәге белгечләр.

Казанда эшләүче "Банк горящих туров" операторы Екатерина Богданова туризм өлкәсе март аенда туктап калганнан бирле айный алмый дип зарлана.

"Июньдә юньләп турларны оештыру мөмкинлеге күренми. Экскурсияләр тыелмаган үзе, әмма төркемдә ун кешедән дә күбрәк була алмый. Музейларга берьюлы биш кенә кеше керә ала. Чит төбәкләрдән килүчеләрдән сәламәтлек турында белешмәләр таләп ителә. Ә ул кәгазьләр түләүле. Шулай булгач, киләм дип ашкынып торучылар юк әлегә.

Русиянең җылы яклары Кырым, Сочига түбән генә бәядән турлар тәкъдим ителә. Ләкин аның даталары тәгаен билгеле түгел. Чөнки ял итү урыннары беренче июньнән ачылырга тиеш иде, әмма датаны ике атнага кичектерделәр. Ундүртенче июньдә алар, бәлки, ачылыр, әмма гарантия юк. Әлегә Русия эчендә, якын-тирәдәге ял урыннарын карарга кирәк, әмма бу да ял итү базаларның кайчан ачылуына бәйле", ди Екатерина.

Комил Сираҗетдинов
Комил Сираҗетдинов

"Хәзинә-Тур" ширкәте башлыгы Комил Сираҗетдинов Азатлыкка чит илләргә бару мөмкинлеге юк икән, Швейцария һәм Франциянең таулы якларын Башкортстандагы матур табигатьле урыннар алмаштыра ала, әмма моның өчен туристларны кабул итәрлек инфраструктура юк дип сөйләгән иде.

Туристик базаларике республикада да җитәрлек, әмма коронавирус зәхмәте башлану белән, ял базаларының эшчәнлеге туктатылып торды. Хакимият тарафыннан алар шул килеш онытылды да кебек – әле тиздән ачылу турында хәбәрләр күренми.

Татарстанның Лаеш районындагы Marlin-KZN ял итү базасы мөдире Юлия Григорьева шулай ук аптырашта. Алар бөлгенлеккә тәмам төшүдән курка.

“Кышкы сезон да бик сүлпән барды. Хәзер ябылгач, эшләр бөтенләй харап. Бу – тормыш иптәшем белән алып бара торган уртак бизнес. Хезмәткәрләр тотмыйбыз, барысын да үзебез эшлибез. Төп керем чыганагы да шушы. Хәзер сезонның кызган чагы, ә кунаклар кабул итәргә ярамый. Быел әле базаны киңәйтергә дә уйлаган идек, бөтен планнар челпәрәмә килде. Булганын коткарып кала алсак та, әйбәт булыр иде. Хөкүмәт минималь хезмәт хакы күләмендә акча бирде анысы. Әмма бу – күлгә тамчы кебек кенә.

Юлия Григорьева
Юлия Григорьева

Безнең базада рәхәт – табигать, мангал, шашлык пешереп ашау мөмкинлеге бар. Бүлмәләре дә уңайлы. Бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булдык. Хәзер ике кешелек бүлмә эш атнасында – 1 мең 600, ә ял көннәрендә 2 мең сум тора. Балаларга 50 процент ташлама. Июль аенда ачылырга иде. Алайса чәчтарашханәләр эшли, ә без ябык. Гадел түгел”, ди ул.

Кайда ял итәргә?

Әлеге ял итү базаларның берсе дә эшләми, әмма аларның бер өлеше 12 июньдә ачылыр, июнь-август аралыгында булса да кунакларны кабул итеп, акча эшләп калу өмете белән яши. Керем булмас, булган бурычларны булса каплапсак та шәп булыр иде дип Роспотребнадзорның ачылырга ярый дигән карарын көтәләр.

Азатлык Татарстан һәм Башкортостанда ял итү урыннарын барлады. Бәяләрне, кунакларга тәкъдим ителгән шартларны өйрәнде.

Тирән Күл

  • Кайда: Татарстан, Казан
  • Нәрсә: Табигать, спорт, мунча
  • Ничә сум: бер кешегә тәүлегенә 800 сумнан башлана

Шәһәрдән ерак китмичә генә табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр өчен яхшы урын. Аның иң өстен ягы шул – якында булган өч күл.

Ял итү базасында төрле категорияләрдәге ике, өч һәм дүрт урынлы бүлмәләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, унбер кешелек өйдәге бер урын тәүлегенә 800 сумнан башлана. Ягъни ике балалы яшь гаилә бер бүлмәдә яшәргә тели икән, бу тәүлегенә 3 мең 200 сумга төшәчәк. 7 яшькә кадәрле бала бушлай яши ала, ләкин бу очракта аңа урын бирелми.

Уңайлырак шартларда яшәргә теләүчеләр аерым йорт аерып алырга мөмкин. Җиде кешелек буралы йорт өчен бәяләр 6 мең 600 сумнан башлана. “Люкс” дәрәҗәдәге йорт өчен тәүлегенә 16 мең сум түләргә кирәк. Әмма “люкс”ның исеме җисеменә туры килүе шик тудыра.

Шуны искәртәбез: бу бәяләргә туклану кермәгән. Моның өчен аерым түлисе. Мунча, каен себеркеләре, уен, спорт кирәк-яраклары, мангал, велосипед, квадроцикл һәм башка күңел ачу хезмәтләре өчен шулай ук аерым түлисе.

Кырлай

  • Кайда: Татарстан, Арча районы, Яңа Кырлай авылы. Казаннан 33 чакрым
  • Нәрсә: Табигать, атта йөрү, катамараннар
  • Ничә сум: ике кешелек бүлмә тәүлегенә 2 мең 400 сумнан башлана

Тукай шигырьләрендә җырланган урын булгач, аны игътибарсыз калдыра алмадык. Авыл җирлегендә булуына карамастан, кунакхәнәдә заманча шартлар булдырылган. “Монда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала. Олылар да, кечеләр дә рәхәтләнеп атта яки понида йөри ала. Балыкчылар кармак белән күл янына барып утыра. Мәйданда мунча, беседка, мангаллар бар” дип кызыктыра алар.

Әйтергә кирәк, биредә миллилеккә басым ясала. Кунакханә Габдулла Тукайның музееннан ерак түгел. Кыш көне базада Кыш Бабай яши, Нәүрүзне бәйрәм итәргә Русиядән татарлар да җыела. Сүз уңаеннан, сайтта татарча бер генә сүз дә юк. Бинадагы элмә такта да урысча язылган.

Кунакханәдә ике урынлы бүлмәләр тәүлегенә 2 мең 400 сумга төшәчәк. Биш яшькә кадәрле бала бушка яши ала, аннан олыраклары өчен – тәүлегенә 800 сум түләргә кирәк. Дүрт урынлы бүлмә – 4 мең 800 сум.

Аерым түләүгә ашау, мунча, массаж оештырыла, мангаллы чатыр, атта йөрү, бильярд уйнау, көймәдә йөзү керә.

ПреКрасновидово​

  • Кайда: Татарстан, Кама Тамагы, Красновидово авылы. Казаннан 94 чакрым
  • Нәрсә: Табигать, балык тоту, киез өйләр
  • Ничә сум: биш кешелек юрта тәүлегенә 3 мең сумнан башлана

Әлеге ял итү урыны Кама Тамагының Красновидово авылында урнашкан. Беренче чиратта, базаның искиткеч гүзәл урында икәнен әйтеп үтәргә кирәк – якында гына Чулман елгасы җәелеп ята.

Яшәр өчен ун кешегә кадәр сыйдыра алырлык бер катлы авыл өен сайларга мөмкин. Ул тәүлегенә 6 мең сумнан тәкъдим ителә.

Базада чын киез тирмәләр бар, аларны аерып алу мөмкинлеге бар. Бу ял итү урынында заманча шартлар тудырылган – бәдрәф тә, юыну урыны да һәр тирмә эчендә бар. Киез йорт биш кешегә исәпләнгән.

Машинаны база тирәсендә калдырып, яланда палатка эчендә кунарга мөмкин. Ризык турында алдан кайгыртырга туры киләчәк. Аны әзерләргә урын һәм бөтен кирәк-яраклар каралган.

Базада мунча, музей, беседка, мангаллар, спорт кирәк-яраклары, кармаклар бар. Алары өчен аерым түлисе.

Илморза

  • Кайда: Башкортостан, Кушнарен районы, Илморза авылы. Уфадан 27 чакрым
  • Нәрсә: Табигать, күл, пляж.
  • Ничә сум: ике кешелек бүлмә тәүлегенә 3 мең 500 сумнан башлана.

Табигать кочагы, тынычлык, чиста күл буенда пляж, бурадан салынган заманча йортлар, заманча хезмәт күрсәтү. Гаиләңне ияртәсең дә пляжга элдерәсең. Аннан соң, мисал өчен, мунчага...

Кунакханәдә ике кешелек бүлмә – 3 мең 500 сум, ял көннәрендә – 4 мең сум. Дүрт кешелек “люкс” – 7 мең сум, анысында ял көннәрендә яшәсәгез, 8 мең сумга ялда бер мең сумга кыйммәтрәк. Сигез кешелек мунчалы аерым йортлар – 11 -13 мең сумга төшәчәк. Унбиш кешелек зур йорт тәүлегенә 27-30 мең сум тора. Аерым бәягә бассейн, мунча хезмәтләре тәкъдим ителә, квадроцикл, велосипед, катамаран алып торырга була.

Асылъяр

  • Кайда: Башкортстан, Нариман районы, Кызыл Чишмә авылы. Уфадан 70 чакрым
  • Нәрсә: Урман, ау, балык тоту
  • Ничә сум: ике кешелек бүлмә тәүлегенә 2 мең 100 сумнан башлана

Янда гына кара урман, ә анда төлке, куян, поши һәм кабаннар… Ял базасы ауга чакыра. Шулай ук мунча, бильярд, аэрохоккей, өстәл уеннары, велосипед һәм башкалар.

Аксыл төсләрдә эшләнгән авыл йортларында яшәү тәкъдим ителә. Ике кешелек бүлмә тәүлегенә 2 мең 100 сумга төшәчәк. 3 мең 100 сум түләп, гаилә белән дүрт урынлы бүлмәне аерып була. Бу бәягә ашау кермәгән. Аның өчен аерым түлисе. Балалар өчен уен мәйданчыгы бар. Ике яшькә кадәрле балалар түләүсез яши ала.

Арча ташы

  • Кайда: Башкортстан, Белорет районы, Сосновка авылы. Уфадан 178 чакрым
  • Нәрсә: Табигать, елга, атлар
  • Ничә сум: бер кешелек урын тәүлегенә 400 сумнан башлана

Ат яратучылар бу урынга битараф кала алмас. Монда атта йөрергә өйрәнергә, тирә-юньгә экскурсиягә чыгарга, тауга менәргә, истәлекле урыннарга барырга була. Атлы сәфәрләр ошетырыла. База мәйданында атта 20-30 минут йөрү 200 сумга төшә. Сәгате һәм програмга карап, бәясе арта.

Моннан тыш, базада балыкка бару, көймәдә йөрүләр оештырыла. Балалар өчен бассейн бар. Теннис, баскетбол һәм башка уеннар уйнарга, велосипед алып торырга була.

Агач өйдә бер ятагы 400 сумга төшә, әмма бөтен уңайлыклар күрше йортта булачак. Ике урынлы бүлмәләр исә 1 мең 100 сумга тәкъдим ителә. Бүлмәдә душ-бәдрәф юк. Бөтен уңайлыклары да булган бүлмә 1750 сумнан башлана. Дүрт кешелек гаилә бүлмәләр 3 500 сумга тәкъдим ителә.

Хөрмәтле укучылар, сез кайда, ничек ял итәргә планлаштырасыз? Идел-Урал төбәгендә тагын кайда гаилә белән сәфәр кыларлык, ял итәрлек урыннар бар? Үзегез булган урыннардан калган тәэсирләр белән бүлешегез. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр дә ялга планнары белән уртаклашса, белү кызык булыр.

XS
SM
MD
LG