Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кушма Штатлардагы бүгенге хәлләрне аңлар өчен тарих белән танышу кирәк"


Америка Кушма Штатларындагы Ватандашлар сугышын сурәтләгән рәсем
Америка Кушма Штатларындагы Ватандашлар сугышын сурәтләгән рәсем

Америка Кушма Штатларында полициянең кайбер кара тәнлеләргә карата рәхимсезлеге аркасында башланган протестлар әле дә дәвам итә. Җәмгыятьтә бу уңайдан кабынып киткән кызу бәхәсләр анда яшәүче татарларны да читләтеп узмады.

9 июнь Хьюстон шәһәрендә Джордж Флойд җеназасы үтте. Чарада аның туганнары һәм якыннары гына катнашты. Мәрхүмнең җәсәде алтын төсле табутка салынып, янәшәдәге Пирленд шәһәре зиратында әнисе янында җирләде. Джордж җирләнде, әмма аның үлеме уяткан протест чаралары дәвам итә.

25 май АКШның Миннеаполис шәһәрендә кибеттә 20 долларлык ялган банкнот белән түләүдә гаепләнеп, тоткарлану вакытында һәлак булган афроамерикан Джордж Флойдның үлеменә протест чаралары илнең дистәләрчә штатына таралды. Полиция хезмәткәрен Флойдның муенына тез белән озак вакыт басып торып буып үтерүдә гаепләүдән башланган ризасызлык чаралары чуалышларга әверелде, күпләгән шәһәрләрдә машиналарга, биналарга ут төртүләр, кибетләрне талаулар башланды.

Азатлык әлеге хәлләр һәм бу протестларда яңгыраган расизм гаепләүләре турында АКШның төрле штатларында яшәүче татар һәм башкорт вәкилләре белән сөйләшкән иде.​

Сан-Франсискодагы АТТА оешмасы активисты Туран Апакай бу уңайдан Төньяк Америка татарларының Facebook-тагы "Qәrdәşlek" төркеме аша илдә яшәгән татарларга мөрәҗәгать белән чыкты. Туран алдан ук үз текстының сәяси белдерү булмавын әйтә, укучылар арасында бу теманы аңарга караганда яхшырак белүчеләр дә булуын таный һәм фикерләрен ниндидер бер оешма, йә төркем исеменнән түгел, ә бары тик хосусан, үз исеменнән әйтүен белдерә. Ул аларны инглизчә язган, чөнки мондый катлаулы темаларга үз карашын шул телдә яхшырак аңлата алуын искәртеп үтә. Азатлык Туран мөрәҗәгатенең татарча тәрҗемәсен тәкъдим итә.

"Төрле расалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз йөртү бер дә җиңел түгел, гомумән, расизм турында сөйләү җайсыз. Бу тема татарлар даирәсендә гомумән күтәрелми диярлек, чөнки – моны шулай танырга да кирәк – без, татарлар, чагыштырмача бертөрле мәдәнияттә яшибез. Расизм проблемы безнең күңелне әрнеткән төп проблемнардан түгел.

Мин сезнең күбегезне төрле Сабан туйлары һәм башка чараларда очратканым бар. Әлегә очрашмаганнар белән якын киләчәктә күрешү мөмкинлеге булыр дип өметләнәм. Күпләр Кушма Штатларга яхшырак белем алу, кызыграк эш табу, гаилә, балалар үстерү максатында килә. Болар барысы да шушы илнең идеаллары, нәкъ менә шулар хакына 1960нчы елларда монда минем гаилә дә килгән иде.

Әмма Американың да үз эчке каршылыклары бар, һәм расачыл тигезсезлек шуларның бер чагылышы. Американ тарихының караңгы сәхифәләре турында сезнең инде элек тә ишеткәнегез булгандыр, ләкин шул яраларның ни дәрәҗәдә тирән булып калуын сез нәкъ менә бу көннәрдә яхшырак сизәсездер.

Бу төркемдәге кайберләрегез бүген инде Кушма Штатлар ватандашы. Күпләрегез Green Card, Америкада яшәү рөхсәтенә ия, йә тиздән аны алу өмете белән яши. Американнарның һәм Америкада яшәүчеләрнең җаваплылыгы, аның бер өлеше булып илдәге җайсыз чынбарлыкны да күрә белү, аның җитди проблемнары хакында хәбәрдар булырга тырышу тора.

Бу очракта, тарихтагы ямьсез күренешләр турында күбрәк белергә тырышу бүгенге хәлләрне аңлауга да бик булыша. Кушма Штатлар тарихындагы коллык чоры, Ватандашлар сугышы, Талсадагы расачыл чуалышлар (1921), расаларны аерып яшәүне керткән Дҗим Кроу кануннары, Сивил хокуклар өчен көрәш еллары, Лос Анҗелес чуалышлары... Бу исемлекне, ни кызганыч, дәвам итеп була.

Бу тарихи вакыйгалар турында белемебезне арттырган саен, безгә күп нәрсәләр яхшырак аңлашыла башлый. Мисал өчен, илдәге кара тәнлеләргә карата полициянең бәгырьсезлеге, аңа ышанмау бер дә яңа нәрсә түгел. Үзләренә карата мондый мөгамәләне афроамериканнарның берничә буыны күреп килде.

Әгәр дә сез биредә балалар үстерәсез, йә моңа әзерләнәсез икән, сезнең балалар бар бу тарихны мәктәпләрдә өйрәнәчәк. Әмма хәзер, шушы көннәрдәге хәлләр безне, американнарны һәм биредә яшәүчеләрне мөһим адымга этәрергә тиеш – без узган чорлар турында белеп бетермәгәнне ниһаять тирәнрәк өйрәнергә тиеш. Мондый тарихи белем, тарихи аңлау бүгенге көндә бигрәк тә әһәмиятле.

Бу күпмедер җайсыз булса да, моны эшләргә кирәк. Ахыргы чиктә – башкалар интеккән вакытта безнең моңа шулай тыныч һәм ваемсыз гына карап торуыбыз безнең үзебезне ничек итеп күрсәтә?"

XS
SM
MD
LG