Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сигез халык язучысы Татарстан китап нәшриятын яклап Миңнехановка хат язды


Татарстан китап нәшрияты китаплары
Татарстан китап нәшрияты китаплары

Татарстан китап нәшриятын юридик зат буларак гамәлдән чыгарып, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә кушу – аны юкка чыгару дигән сүз диелә хатта.

Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Татарстан китап нәшриятынының мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап республика президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

Президентка мөрәҗәгатьне Марсель Галиев, Нәбирә Гайматдинова, Гәрәй Рәхим, Рабит Батулла, халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ имзалаган.

Хатта Татарстан китап нәшриятының 100 еллык тарихы булуы, аны юридик зат булудан туктатып, "Татмедиага" кушу нәшриятны юкка чыгаруга тиң булуы әйтелә.

Хатта "Татмедианың" нәшриятны үзенең керемен арттыру өчен куша диелә. "Татмедиа" уңышлы гына эшләп килгән нәшриятның статусын үзгәртеп, аның барлык китапларын үз филиалы булган "Идел-Пресс" типографиясендә генә бастыруны максат итеп куйган. Бүген нәшрият үз китапларын тендерда җиңгән типографияләрдә эшләтә. Шушындый гади генә исәп-хисап артында бөтен Россия күләмендә үз исеме, зур тарихы булган Татарстан китап нәшриятын юкка чыгару ята" диелгән хатта.

Авторлар "Татмедиа" белән кушылу нәшриятны зур югалтуларга китерәчәк дип саный. Югары осталыкка ия булган хезмәткәрләре кыскартуга эләгәчәк, нәшриятның халыкара конкурсларда, грантларда катнашу мөмкинлеге калмаячак, дәреслекләр эшләү хокукы да калмас диелә. Шулай ук нәшрият йөз ел эчендә чыгарган продукциясенә авторлык хокукларын да югалтыр дип билгеләп үтелә хатта.

Хатта "Татмедиа" оешмасының татар матбугаты юкка чыгуына зур өлеш кертүе дә әйтелә.

"Моннан 13 ел элек оештырылып, татар матбугатын юкка чыгаруны күз уңында тоткан "Татмедиа" агентлыгы бу максатына ирешеп килә. Коллективларны пыран-заран китерү, журналистларны аз хезмәт хакына эшләтү – бу "Татмедиа" "казанышларының" бер өлеше генә. Шуларга өстәп, тагын Татарстан китап нәшриятын хәзерге статусыннан мәхрүм итү – меңьеллык тарихлы татар әдәбиятын популярлаштыра, халкыбызга ирештерә торган рухи мәркәзебезне юкка чыгару булыр иде" ди авторлар.

"Сездән әлеге башбаштаклыкны туктатуыгызны сорыйбыз. Татар китабы яшәргә тиеш!" дип тәмамлый татар язучылары Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатен.

10 июньдә Татарстан китап нәшрияты коллективы оешманың мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап, Миңнехановка мөрәҗәгать язды, һәм ул петиция рәвешендә интернетта дөнья күрде. Аны 900 дән артык кеше имзалаган.

Нәшриятның хезмәткәрләре, язучылар Азатлык белән әңгәмәдә бу вакыйгага үз фикерен белдереп, "нәшрият мөстәкыйльлеген саклап калырга тиеш" диде.

XS
SM
MD
LG