Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә мөслимәдән ислам динен тотуын исбатлаучы таныклык сораган: мөфтият ярдәм итәргә әзер


Архив фотосы
Архив фотосы

Омски мәхкәмәсендә яулык бәйләүче студент кызның шикаяте каралганда хөкемдар дәлил буларак кыздан ислам динен тотуын исбатлаучы таныклык алып килеп күрсәтергә сораган. Әлеге хәл Русиядә беренче тапкыр күзәтелә.

18 июньдә Омскиның Киров районы мәхкәмәсендә Омски медицина көллияте студенты Алинә Нәүрүзовага уку йортында яулыктан йөрүне тыю карарының шикаяте каралды. Нәүрүзованың адвокаты Руслан Нәгыев көллиятнең Алина Нәүрүзовага мөселманча яулык бәйләп укырга йөрүне тыюын канунсыз дип тануны таләп итә.

Аның әйтүенчә, бүген хөкемдар дәлил буларак Нәүрүзовадан үзенең ислам динен тотуын исбатлаучы таныклык алып килеп күрсәтергә сораган. Моннан тыш, Коръәндә хатын-кызның хиҗап кияргә тиешлеге турында әйтелгән өлешләрен язып алып килеп күрсәтүне таләп иткән. Шулай ук мәхкәмә фикеренчә, студент кыз "үзенең хокуклары өчен чын күңелдән көрәшүе" турында дәлилләр китерергә тиеш.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

"Таныклык китереп күрсәтү – бу чиста бюрократия. Әлбәттә, 1400 ел элек ислам барлыкка килгән вакытта, бернинди дә исбатлаулар булмаган. Кеше үзен Аллаһка ышанам дип әйтә икән, бу инде үзе үк дәлил булып тора.

Таныклык таләп итү безнең эшне катлауландыру өчен эшләнә. Моны башкача аңлатып булмый. Без ул таныклыкны бирербез. Русиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла Ашировка да чыктык. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән дә сөйләштем, кирәк булса "ни өчен мөслимә яулык бәйләп йөрергә тиеш" дигән шәригать аңлатмасын бирәчәкбез диде. Яулык бәйләүнең кирәклеге турында Коръәндә әйтелгән. Ә инде кеше алдында кыланып кына яулык кия диләр икән, ничек инде алай булырга мөмкин? Ул үз хокуклары өчен көрәшә, элек Азюрка хатын-кызлары да нәкъ шулай көрәшкән иде. Бу аларның хокукы, кем аларның бу хокукларын чикли ала?

Мәхкәмә эшне катлауландыру өчен тагын нәрсәдер таләп итә ала. Аллаһка ышану турында таныклык сорау – абсурд" дип белдерде Нәгыев.

Мордовия авылының Азюрка авылында мөслимә укытучыларның хокукларын яклап йөргән адвокат Марат Ашимов мәхкәмә системының дәлилләргә нигезләнүен аңлап була дип әйтә.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

"Бер яктан мондый таләп мөселманнарда гаҗәпләнү барлыкка китерә, чөнки бездә шәһәдә китергән һәркем мөселман дип санала һәм бернинди таныклыклар кирәкми. Шул ук вакытта юриспруденциядә дәлилләр булырга тиеш. Карарлар кабул ителгәндә дәлил буларак ниндидер документларны китерү кирәк. Минемчә, ул кыз яшәгән мәхәллә яки дини оешма җитәкчеләре аның мөслимә булуын, ислам дине кушканча яшәвен язып бирүдә бернинди оят әйбер юк. Белүемчә, ул кыз яшәгән Омски шәһәре дини идарәсе мөфти Нәфигулла Ашировка карый. Аның белән сөйләшенде, ул җирле дини оешма җитәкчеләре әлеге документны бирә алыр дип ышандырды", диде ул.

Ашимовның адвокат практикасында мондый таныклык сораучылар булмаган. "Әгәр студент кыз сүздән тыш, документ та күрсәтә икән, бернинди начарлыгы булмас", диде ул.

Алинә Нәүрүзованың мөселман булу таныкыклыгын Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәтенә караган Омски һәм Омски өлкәсенең диния нәзарәте язачак. Бу хакта мөфти Нәфигулла Аширов Азатлыкка сөйләде.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

"Мөселманнарга карата мондый таләп кую абсурд. Чөнки мөселманнарда мондый практика юк. Бу һәр кешенең шәхси рухи эше. "Лә иләһә иллаллаһ Мухаммәдур расулуллаһ" дигән билгеле сүзләрне әйтеп кабул итсәң мөселман булып саналасың.

Мин ул кыз белән бүген сөйләштем. Әгәр мәхкәмәгә мондый бюрократик таныклык кирәк икән, безнең Омски һәм Омски өлкәсенең диния нәзарәте аны бирәчәк һәм ул кызның дини гаиләдә үсүен, дини тәрбия алуын һәм ислам динен тотуын язачакбыз. Бу проблем түгел", диде Аширов.

Мөфти яулык киюгә карата шәригать фәтвасы булуын да әйтте. Ул Мордовиядә Азюрка авылы укытучыларының эшенә бәйле язылган булган. Дингә һәм Конституциягә таянып язылган.

"Каршы якның эмоциядән кала дәлилләре юк. Без бу эш уңай хәл ителер дип көтәбез", диде Аширов.

"Барлык түрәләр дә кануннарны, конституцион тәртипләрне белми. Шуңа күрә Конституциягә каршы килә торган үз тәртипләрен кертмәкче була. Христиан, агностик, яки атеист була торып кешенең рухи халәтенә, диненә, дөньяга карашына тыкшына башлыйлар. Кешегә дине, яки диненең бер өлешеннән ваз кичәргә яки уку йортыннан куарга кушалар, ә дини кеше Аллаһның җәзасыннан курка, бу кешенең рухи тормышын җимерәләр, аңа рухи зыян китерәләр дигән сүз. Бу начар гамәл", диде Аширов.

Гыйнвар аенда Омски шәһәренең Киров район мәхкәмәсе 18 яшьлек Нәүрүзовага үзе укыган көллияттән 50 мең сум күләмендә рухи зыянны каплау турындагы таләбен канәгатьләндермәгән иде.

Адвокат шикаятендә әйтелгәнчә, укырга кергән көннән башлап Алинә яулыгын өчпочмаклап артка бәйләп, шул рәвешле чәчләрен каплап йөргән. Мондый баш киеме Русия сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителә. Ул вакытта Алинәгә бернинди дә шелтә белдерелмәгән. Ләкин 2018 елдан башлап көллият укытучылары кызның чәчләрен һәм муенын каплый торган яулык бәйләвенә каршы чыга башлаган, аңа берничә мәртәбә кисәтү ясап, хиҗабын салырга кушканнар. Алинәне чакырып, бу рәвешле баш киеме киеп укырга килергә ярамавын аңлатканар, уку йортының низамнамәсе моны тыя дип белдергәннәр.

Көллият җитәкчелеге уку йорты мөдиренең бу турыда фәрманы бар һәм укучылар өчен эчке тәртип кагыйдәләре дә моны тыя дип белдергән. Бу кагыйдәләргә ярашлы, укучылар дәресләргә медицина хезмәткәренең тышкы кыяфәтенә туры килерлек итеп киенергә һәм эстетик яктан үртәләү хисе тудырмаска тиеш (пычрак чәч, чәчне артык ачык төсләргә буяу, кырынмыйча йөрү тыела), һәм шулай ук уку йортында кабул ителгән киемнән (медицина халаты) килергә тиешләр. Кагыйдәләр укучыларга көллият бинасында урам киеменнән һәм баш киеменнән йөрмәскә куша, бары медицина калфаклары кияргә ярый.

Адвокат белдергәнчә, "эстетик яктан үртәлү" хисе тудыру уку йортының эчке кагыйдәләренә язып куелган, шул рәвешле, уку йорты җитәкчелегенең субъектив карашына бәйле булып чыга, ә җитәкчелекнең дөньяга карашы консерватив булырга һәм укучыларныкы белән туры килмәскә мөмкин.

Адвокат белдергәнчә, Русия сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ГОСТ кагыйдәләре студентларга өчпочмаклы яулыклар (косынка) бәйләп йөрергә рөхсәт итә, шул исәптән ефәк яулыклар, калфаклар кияргә дә ярый. Ә көллият җитәкчелеге канунга каршы килеп бу исемлектән яулыкларны алып атып, калфакларны гына калдырган. Шул ук вакытта косынкалар да, яулыклар да калфаклар кебек үк яхшы саклану чарасы булып тора. Бүгенге көндә медицинада баш киемнәренең түбәндәге төрләре кулланыла: калфак, башлык, медицина косынкасы, бер мәртәбә киелә торган башлык һәм шлем, дип искәртә адвокат. Моннан тыш, ак косынка яки башны һәм муенны каплаучы дүртпочмаклы ак яулык 1867 елда патша Русиясендә башланып киткән шәфкать туташлары хәрәкәтендә катнашучы хатын-кызларның медицина киемнәренең бер өлеше дә булып тора.

Бу хәрәкәт дөньяда һәм Русиядә хәзер дә яшәп килә. Алай гына да түгел, бу хәрәкәттәге шәфкать туташларының берсенә газап күрүче кешегә ярдәм иткән өчен Нобель бүләге дә бирелде.

Адвокат мөселманча бәйләнгән яулыкның медицина хезмәткәрен авырулардан (һәм киресенчә, авыруларны медицина хезмәткәреннән) яхшырак саклавын да әйтә. Яулык чәчләрне генә түгел, муенны да каплый. Бу хәзерге вакытта, коронавирус пандемиясе шартларында тагын да зуррак әһәмияткә ия.

XS
SM
MD
LG