Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш көн сак астында тотылган активист Гөлназ Равиловада коронавирус табылган


Гөлназ Равилованың хәле начарайган, аңа ашыгыч ярдәм чакырылган
Гөлназ Равилованың хәле начарайган, аңа ашыгыч ярдәм чакырылган

Казан активисты Гөлназ Равиловада коронавирус расланган. Симптомнары булу турында ул узган атна тоткарлау вакытында ук белдергән иде.

Медицина тикшерүе үтүдән баш тартуда гаепләнеп, биш тәүлек сак астында торуга хөкем ителгән Казан активисты Гөлназ Равилова дүшәмбе иртән иреккә чыгарыласы иде. Әмма Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре аны арткы ишектән чыггарып, янә "Промышленный" полиция бүлегенә алып киткәннәр. Бу турыда Гөлназның яклаучысы Рушан Кәбиров Idel.Реалиигә сөйләгән. Полиция бүлегенә китерелгәч, Гөлназның хәле тагын начарланды һәм аңа ашыгыч ярдәм чакыртты, ди ул.

“Гөлназның хәле начарланды, ашыгыч ярдәм чакырдык. Аны митинг уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозу турында маддә нигезендә тоткарладылар. 15 май Казанның Идел буе районы хәрби комиссариаты янында пикетта торган өчен җавапка тартмакчы булалар. Ул анда журналист буларак катнашты, ә аны оештыручы димәкче булалар һәм 30 тәүлеккә кадәр сак астына алыну җәзасы бирелергә мөмкин", дип сөйләде адвокат.

Беренче тапкыр тоткарлануы вакытында ук Гөлназ хәле начар булуыннан зарланган. Ул вакытта аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар. Хастаханәдә COVIDка анализлар алганнар һәм нәтиҗәләре билгеле булганчы изоляциядә утырырга кушканнар. Әмма шуннан соң Равилованы полиция хезмәткәрләре мәхкәмәгә алып килгән һәм төне буена полиция бүлегендә калдырган. Икенче көнне тагын мәхкәмәгә алып киткән (беренчесе эшне караудан баш тарткан). Шуннан аның тест нәтиҗәләрен көтеп тормыйча сак астына япканнар.

"Гөлназ үзе инфекцион хастаханәгә шалтыратты һәм аңа коронавирус расланганын әйттеләр, – диде Кәбиров. – Полиция хезмәткәрләре йөзләрчә кешенең гомерен куркыныч астына куеп үзләрен җавапсыз тоткан дип саныйбыз. Ул полиция бүлегендә, мәхкәмәдә, сак астында тотылу урынында никадәр кеше белән аралашты булып чыга? Бу хәлләргә шикаять язачакбыз, әмма әлегә мин үзем изоляциягә китәчәкмен."

Хәзерге вакытта Гөлназ 7нче хастаханәгә салынган. Полиция вәкилләре дә шунда килергә тиеш булган, әмма активист әйтүенчә, алар медицина оешмасын бутаган.

Соңгы биш көндә Равилова махсус кабул итү бүлегендә утырды. Аны "Берләшкән демократлар" штабында 3 июльдә узган тентү вакытында медицина тикшерүе узудан баш тартуда гаепләп, административ җаваплылыкка тарткан иделәр.

Равилованың адвокаты Борис Якушанов активистның медицина тикшерүе узудан баш тартуы тиешле итеп рәсмиләштерелмәгән дип белдерде. Аның сүзләренчә, соңрак активист бәйсез оешмага мөрәҗәгать итеп, үзе медицина тикшерүе узган. Анализ аның канында алкоголь яки әфьюн калдыклары булмавын күрсәткән.

Равиловага карата ачылырга мөмкин яңа административ эш нигезендә ул 150 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф, яки 40-200 сәгать мәҗбүри хезмәт, яки 30 тәүлеккә кадәр административ кулга алу җәзасы алырга мөмкин.

"Берләшкән демократлар" Гөлназ Равилованы тоткарлау басым ясау һәм активистларны эзәрлекләү дип саный.

Сәясәтче, хокук яклаучы, Псков өлкәсе думасы депутаты Лев Шлосберг үзенең Twitter битендә активист Гөлназ Равилованы искә алып, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

"Рөстәм әфәнде, Сез бүген Татарстан президентлыгына документлар тапшырдыгыз. Сәясәтче буларак аңлатыгызчы зинһар, президент кампаниясе вакытында бу шау-шу Сезгә ни өчен кирәк булды? Гөлназ Равиловага басым ясаучы куәт структуралары нәрсә тели?", дип язды ул.

3 июльдә "Берләшкән демократлар"ның Зур Кызыл урамындагы штабына полиция, экстремизмга каршы көрәш үзәге һәм ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Активистлар туган көн бәйрәм иткән булган, аларны тавышланалар дип, күршедән берәү зарланган диелә. Полиция һәм ОМОН штабта тентү уздыра, аларның тентүгә рөхсәт бирүче документлары булмый. Алты активист тоткарлана.

Медицина тикшерүе узарга теләмәүдә гаепләп, Равилованы 15 июльдә тоткарладылар. 16 июльдә мәхкәмә аны административ тәртип бозулар кодексының 6.9 маддәсе нигезендә гаепле дип табып, биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Былтыр җәй Гөлназ Равилованы Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән иде. Сәбәбе – 2019 елның февраль аенда Гөлназ "Түрәләр, алай ярамый" дигән шигар тотып урам чарасында катнашкан. Ул чакта ул административ эш нигезендә гаепле дип танылган иде.

XS
SM
MD
LG