Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнүче Бөгелмә кешесенә прокурор 14 ел кырыс тәртипле төрмә сорады


Сергей Кукушкин
Сергей Кукушкин

Аннан алда булган мәхкәмә тарафыннан акланган ир-атка хөкем карары иртәгә чыгарылачак.

Кечкенә кызына карата көчләү гамәле кылуда гаепләнүче Бөгелмә кешесенә прокуратура 14 ел төрмә сораган. Бу турыда Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәхкәмә утырышы 13 августта дәвам итәчәк, хөкем карары чыгарылачак.

27 яшьлек Сергей Кукушкин яшь ярымлык кызына сексуаль гамәл кылып, аңа тән җәрәхәте салганы өчен мәхкәмә каршына баскан иде. Тик хөкемдар ирне гаепсез дип тапты.

Бу турыда интернетта таралды, кулланучылар #казаньпосадипедофила һәм #зверявтюрьму хештеглары белән бу ирне утыртуны таләп итте.

Июль башында Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм җинаять эшен мәхкәмәнең башка составында яңадан карарга кушты.

Бүген мәхкәмә утырышы барышында дәүләт гаепләүчесе Кукушкинны гаепле дип танырга һәм аңа кырыс шартлы колониядә 14 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирергә тәкъдим иткән.

XS
SM
MD
LG