Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

БМО: Либия очышларны тыю резолюциясен боза


Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон НАТОның Либия күгендә очышларны тыю турындагы карар үтәлешен контроль итүне үз өстенә алу карарына хуплау белдерде.

Ул шулай ук Берләшкән гарәп әмирлекләренең Либиядәге әлеге халыкара чарага ярдәмгә 12 хәрби очкыч җибәрүен дә уңай бәяләде.

БМО генераль прокуроры Пан Ги Мун Либия хакимиятләре ил өстендә очышларны тыю турындагы БМО Иминлек Шурасы резолюциясе шартларын үтәми диде.

Пан Ги Мун Либиядә кеше хокукларын бозулар дәвам итә дип үз халкына каршы җинаятьләр кылучыларны хөкемгә тартылырга чакырды.

Коалиция көчләре Либия президенты Муаммар Каддафи хакимиятенә каршы хәрби чараларны дәвам итә.

XS
SM
MD
LG