Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония атом электр станциясендә нурланыш чыккан урынны эзлиләр


Япониянең җир тетрәүдән зыян күргән “Фукусима-Даичи” атом электр станциясендә нурланыш чыга торган урынны эзлиләр.

Энергия ширкәте вәкилләре әйтүенчә, реакторларның берсен суыту системында нурланышның күп булуы ачыкланган. Нурланыш суыту системына зыян килү сәбәпле чыгарга мөмкин диелә.

Кичә атом электр станциясендә зур нурланыш алган өч кеше, алдан көтелгәннән ун мең мәртәбә күбрәк нурланыш алган.

Рәсми саннарга караганда, 11 марттагы җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә үлүчеләр саны ун меңгә җиткән. 17 ярым мең кеше югалган.
XS
SM
MD
LG