Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

24 мартта Мәскәүдә “Русия – безнең уртак йортыбыз” дигән исем астында Бөтенрусия мөселманнары киңәшмәсе узды. Төп хисапны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин ясады. Көн буе барган киңәшмәдә мөселманнарны борчыган барлык хәл итәсе мәсьәләләр дә уртага салынып сөйләшенде.


Равил хәзрәт Гайнетдин киңәшмәдә чыгыш ясап, шулай диде: “Без бүген Русиянең мөфтиләр шурасы, барлык Русия мөселман өммәте исеменнән генә сөйләмибез. Без бүген бу илнең гражданнары буларак, барлык Русия халыкларының язмышы турында да борчылып сүз алабыз. Безнең Ватаныбыз катлаулы заманда яши”, диде. “Кавказда һәм башкалабызда теракт һәм шартлаулар булып тора”, дип дәвам итте ул сүзен.

Аның чыгышы җәмгыятьтә кискен торган проблемаларга нигезләнеп, җиде маддәгә бүленеп яктыртылды. Хәзрәт үз чыгышында ул проблемаларны чишәр өчен бердәмлек таләп ителгәненә басым ясады. Соңгы елларда ислам фобиясе көчәйгәннән көчәя баруын әйтте. Биредә төп гаепчеләр дип Равил хәзрәт массакүләм мәгълүмат чараларын атады. Ул шулай ук кайбер җирле мәхкәмә системнары экстремист әдәбият дип пәйгамбәрнең хәдисләр китабын тыю очраклары турындагы мәгълүматларны җиткерде.

“Куркыныч Кавказдан түгел, Мәскәүнең үзеннән килә. Мәскәү Кирмәне кырыенда, билгесез солдат кабере янында меңләгән яшьләр нацист шигарләрен кычкыра. Русия шәһәрләрендә мөселманнарны үтерәләр, эзәрлеклиләр, Русия яшьләре эчкечелеккә, наркоманиягә һәм рухсызлыкка баткан”, диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул шулай ук Якын көнчыгышка кагылган канлы вакыйгаларга да тукталды. Диннең сәясиләшүенә каршылыгын белдерде.

Киңәшмәгә башка дин әһелләре дә, төрле сәяси партия җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре дә чакырылган иде. "Русия патриотлары" партиясе вәкилләре, шулай ук КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов та бу очрашуда катнашып, чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстаннан да, Башкортстаннан да беркем дә булмады. Күпчелек чыгыш ясаучылар Кавказ, Дагыстан якларыннан булды.

Президент аппаратының эчке сәясәт буенча баш киңәшчесе (ул үзен шулай дип танытты) Алексей Гришин да бу очрашуда катнашып, “исламофобия” дигән төшенчәгә үз аңлатмасын бирде. “Мин сезнең бер мичкә балыгызга бер кашык дегет өстим әле”, диде ул үзенең чыгышында һәм соңгы 20 елда исламның үсеше турында саннар китереп, Русиядә исламга мөнәсәбәт яхшы дип исбат итәргә омтылды.

Киңәшмәдә Чечня мөфтие Солтан Мирзаевның чыгышы берничә мәртәбә алкышлар белән бүленеп алды. Мирзаев ислам белән терроризмны кушып сөйләүчеләрне “наданнар” дип атады. “Ислам тынычлык дине, аның террорчылыкка мөнәсәбәте юк. XX гасыр башында патшаларга һөҗүмне чеченнар түгел, шул ук Силантьевлар, Ивановлар. Петровлар башлаган”, диде Солтан Мирзаев.

“Кавказ кешеләре дә Русия гражданнары. Безнең хокуклар бар халыкларныкы кебек тигез булырга тиеш”, диде ул. Ул шулай ук: “Мөфтиләр арасында аракы эчүчеләр дә бар. Алар аракы эчеп, вәгазь укыйлар, мондый үрнәкне күреп яшьләр нишләргә тиеш?” диде. Залдагы халык бу хәбәргә шаккату катыш ризасызлык авазлары чыгаргач, Чечня мөфтие: “Фамилияләрен әйтимме?” дигән сорау бирде. Халык ниндидер бердәмлек белән ул кадәр үк мәгълүматны кирәк санамаганын сиздерде.

Чыгыш ясаучылар күп булды ул киңәшмәдә. Чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек бердәмлеккә, тигез хокук алырга чакырды.

Чыгыш ясамаучылар арасында да бу очрашуга карата үз фикерләрен әйтергә теләүчеләр булды. Шуларның берсе Казан галиме, Русия мөфтиләр шурасы каршындагы экспертлар шурасы әгъзасы профессор Айдар Хөбетдинов. Ул Русиядә элегрәк булып узган мөселман корылтайларын да искә алды.

“Әлбәттә, XX гасыр башында берничә мөселман корылтае узган. Ләкин алар башка проблемалар күтәргәннәр. Анда милли мәсьәлә күтәрелгән. Бүгенге очрашуда бары тик дин, ислам диненең Русия җәмгыятендәге урыны, үсеше турында сүз барды. Берләшү кирәк, бүгенге киңәшмә һәм анда күтәрелгән мәсьәләләр барлык мөселманнарга да җиткерелергә тиешле”, диде Хөбетдинов.

Мордовия мөфтие республикада өченче мөфтият төзелгәннән бирле, халык арасында тынычлык бетүен, РАИС оешмасына караган ул мөфтиятнең бары тик мөселманнарның арасын какшату өчен ясалганын әйтте.

Татарстан мөслимәләре җитәкчесе Әлмирә Әдиатуллина бу очрашудан канәгать калганлыгын белдерде. Рәссам Нәҗип Нәккаш: “Татарстанда ваххабитлар тагын ниндидер исемнәр тагып, дин әһелләрен эштән читләштерәләр, бу тарафтан ниндидер аңлашылмаган сәясәт бара”, диде.

Киңәшмә ахырында аның нәтиҗәләрен белдергән документ кабул ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG