Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

Либиядәге хәрби чара киләсе атнадан НАТОга күчә


НАТО Либия күгендә очышларны тыю турында БМО Иминлек шурасы карарын үтәүгә киләсе атнада керешә.

Бүген Брюссельдә НАТОның рәсми вәкиле Оана Лунджеску бу чара 90 көн дәвам итәр дип ниятләнә, әмма аның мөддәте озайтылырга да, кыскартылырга да мөмкин дип белдерде.

Чараның хәрби җитәкчелеге НАТО кулында булса, аның киңрәк сәяси кысалары киләсе сишәмбедә Лондонда үтәчәк халыкара конференциядә билгеләнер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG