Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүндә хөкүмәт тарафдарлары протестчыларга һөҗүм итте


Үрдүн башкаласы Амманда хөкүмәт тарафдарлары реформалар таләп итүче студентлар демонстрациясенә ташлар атып алтмышлап кешене яралады.

France Press хәбәр агентлыгы белдерүенчә, хакимиятне үзгәртү һәм коррупциягә каршы көрәш таләбе белән утырып протетст белдерүче 2000-ләп студентка 200-ләп кеше һөҗүм иткән.

Һөҗүмгә карамастан студентлар шәһәрнең үзәк мәйданындагы бу чарадан таралышмаган.

Мәйдан канга буялган, кимендә өч кеше хастаханәгә салынган.

Атнакич көнне дә хөкүмәт тарафдарлары демонстрациячеләргә һөҗүм итеп утызлап кешене яралаган иде.
XS
SM
MD
LG