Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башка гарәп илләрендә дә киеренкелек арта бара


Йәмәннең Таиз шәһәрендә президентка каршы җыен
Йәмәннең Таиз шәһәрендә президентка каршы җыен

Йәмән, Сүрия һәм Үрдүндә җомга көн хакимият яклы һәм аңа каршы көчләрнең җанлануы белән билгеләнде.

Йәмән башкаласы Санада президент Гали Габдулла Салих яклы һәм аңа каршы чыгучы төркемнәр үзләренең зур урам җыеннарын үткәрде. Әмма, капма-каршы төркемнәр арасында бәрелешләр булмады.

Шәһәрнең үзәк мәйданына җыелган дистәләрчә мең тарафдары алдында чыгыш ясап Салих оппозициянең хакимияттән китү таләпләренә бирешмәячәген белдерде.

Гали Габдулла Салих
“Без сезнең белән барлык каршылыклар алдында нык булачакбыз”, диде ул үзен яклаучыларга.

Салих шулай ук хакимияткә ябышып ятмавын, әмма хакимиятне “коррупциячел һәм җирәнгеч кулларга” тапшырырга теләмәвен әйтте.

Якында гына, Сана университеты янындагы мәйданда исә Салихка каршы чыгучы дистәләрчә мең кеше җыелды. Биредә инде протест чаралары 21 февральдән бирле үткәрелеп килә.

Хөкүмәт башкалага халыкның читтән җыелуына юл куймау өчен Сана тирәләренә хәрбиләр урнаштырган иде, аңа карамастан, халык җыелды.

Бервакыт хөкүмәт тарафдарлары протестчылар төркеменә таба кузгала башласа да, хәрбиләр аларның башлары өстеннән һавага атып, аларны кире борды.

Демонстрацияләрдә корбаннар булу-булмавы турында әлегә хәбәрләр юк.

Атнакич Салих үзенә каршы чыгучыларны сөйләшүләр үткәрергә яки илдә булырга мөмкин кан кою өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга чакырды.

“Сәяси диалогка кушылыгыз һәм без хакимиятне тыныч, конституцион юл белән тапшырачакбыз. Әмма канкоеш чыкса, тулысынча сез җаваплы булачаксыз”, диде Салих.

Ул телевидение аша күрсәтелгән чыгышында вәкаләтләрен вакытлы хакимиятнең аның сүзләре белән әйткәндә “ышанычлы кулларына” тапшырырга ниятләнүен белдерде.

Бер атна элек протест демонстрациясендә иллеләп кеше атып үтерелгән иде. Әмма ул кан коюдан соң Салих ягындагыларның, шул исәптән хәрбиләрнең оппозиция ягына күчүе артып кына китте.

Бүгенге чараны оештыручылар, илдә протест чаралары башланганнан бирле бу кадәр күп кешенең җыелганы юк иде, дип белдерә.

Али Мөхсин әл-Әхмәр
Оппозиция ягына чыккан генерал Гали Мөхсин әл-Әхмәр башкала үзәгенә берничә атна элек үк җыелган оппозиция тарафдарларын саклау өчен атна башында анда үзе җитәкчелегендәге хәрбиләрне китерде.

Бу генерал бүген президент Салих белән сөйләшүләр үткәрде. Әмма ике якның да вәкилләре анда нинди бә булса килешүге ирешелмәде диде.

Соңгы көннәрдә ике як та илдәге халык фикерен үз ягына аудару өчен көрәшә.

Оппозиция Салихны ел ахырына хакимияттән китү вәгъдәсен ул кадәр озак көтә алмавын белдереп кире какты.

Салих исә реформалар теләүче гади халыкны оппозиция башлыкларыннан читләшеп үз фиркаләрен оештырырга чакырды.

Сүриядә дә вазгыять катлаулы

Сүриянең көньягындагы Дәраа шәһәрендә җомга көнне хәрбиләр протест демонстрациясендә катнашучыларга ут ачты.

Оппозиционерлар президент Бәшәр әл-Ассадның атасы Хафиз әл-Ассад сынына ут төрткәннән соң, хакимият аларга атарга кушкан диелә.

Демонстрациячеләр полициянең атна башында демонстрациячеләргә каршы һөҗүмендә һәлак булган дистәләрчә кешене искә алу өчен җыелган иде.

Хөкүмәткә каршы урам җыеннары бүген илнең башка шәһәрләрендә, шул исәптән башкала Димәшктә да үтте.

25 март көнне Сүриянең Һомс шәһәрендә үткән протест чарасын анда катнашучы төшереп интернетка урнаштырган:




Үрдүндә дә протестчыларга һөҗүм булды

Үрдүн башкаласы Амманда хөкүмәт тарафдарлары реформалар таләп итүче студентлар демонстрациясенә ташлар атып алтмышлап кешене яралады.

Амманда хөкүмәт яклы һәм каршы көчләр очраша
France Press хәбәр агентлыгы белдерүенчә, хакимиятне үзгәртү һәм коррупциягә каршы көрәш таләбе белән утырып протест белдерүче 2000-ләп студентка 200-ләп кеше һөҗүм иткән.

Һөҗүмгә карамастан, студентлар шәһәрнең үзәк мәйданындагы бу чарадан таралышмаган.

Мәйдан канга буялган, кимендә өч кеше хастаханәгә салынган.

Атнакич көнне дә хөкүмәт тарафдарлары демонстрациячеләргә һөҗүм итеп утызлап кешене яралаган иде.
XS
SM
MD
LG