Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:38

25 март көнне Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистартуга кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Әлеге чарада күп кенә бәхәсле чыгышлар яңгыраса да, төп сорауларга җаваплар әле дә табышмак булып кала бирә.


Татарстанда бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсен күпме генә халыктан яшерергә тырышсалар да, без капчыкта ятмагандай, бу хәл дә көннән-көн киңрәк катламнарга тарала бара.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында узган чарага да журналистларны чакырмаганнар иде. Алай гына да түгел, килгән матбугат әһелләрен баштарак министрлык сакчылары ишектән уздырырга теләмәде, безгә “түгәрәк өстәл” җыелышына журналистларны кертмәскә дигән боерык булды, дип белдерде алар. Әмма шулай да соңыннан журналистларга да анда катнашырга рөхсәт иттеләр.

Бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсен үткәрүдә катнашучы галим Геннадий Конюхов сүзләренчә, орлыклар мондый чистартудан соң уңышны күбрәк бирә һәм экологиягә бернинди зыян китерми икән. Безнең бу тәҗрибәне үткәрү өчен лицензиябез дә бар, дип белдерә ул.

Тәҗрибә бодай, арпа һәм кукуруз өстендә алып барылган. Бәрәңгене дә шушындый чистартудан соң утырткан булганнар, әмма һава торышы коры килүе сәбәпле бәрәңге басуын сөрергә туры килде, уңыш ала алмадык, ди ул.

Конюхов сүзләренчә, тәҗрибә нәтиҗәсендә бодай – 17-23%, арпа – 11-12%, кукуруз 21-27%ка уңышны күбрәк биргән.

Сорау күп
җавап аз

Белгечләр, мондый аз күләмдәге уңыш өчен кеше организмына зыянлы тәҗрибә үткәрүдән читтә торырга кирәк, дип белдерә.

Тәҗрибә өч елга исәпләнгән икән. Быел кайсы җир кишәрлекләрендә бу тәҗрибә уздырылачак, анысын уйлашмадык әле, ди Конюхов. Ул бу тәҗрибәнең файдалары турында озын-озак итеп аңлатса да, экологлар һәм фән әһелләренең төгәл сорауларына кистереп кенә җавап бирә алмады.

Әйтик, тәҗрибә нәтиҗәсендә узган ел ничә тонна уңыш җыеп алынган? Җыелган бу уңыш кая урнаштырылган? Уңышның күпмесе сатылган, күпмесе чәчү өчен саклауга куелган? Быелгы чәчү чорында кайсы районнарда, нинди бөртеклеләр чәчеләчәк? Бу тәҗрибә үткәрү өчен күпме финанслар бүлеп бирелгән? Ни өчен бу тәҗрибә өчен нәкъ менә Татарстан туфраклары сайлап алынган?

Бу сорауларга әлеге тәҗрибәне үткәрүче оешма вәкиле җавап бирмәде. Әмма соңгы сорау бар кешенең дә игътибарын җәлеп итте.

Тәҗрибә ни өчен Татарстанда үткәрелә?


Атомга каршы көрәш җәмгыяте хокукчы-экологы Роза Фәрдиева сүзләренчә, бу тәҗрибәнең Татарстанда үткәрелүенең иң беренче сәбәбе булып, гаилә элемтәләре тора:

Роза Фәрдиева
“Бу тәҗрибәне уздыру өчен Татарстан хөкүмәте белән “Росатом” оешмасы арасында килешү төзелгән. Әлеге килешү чиста коммерция нигезендә файда алуны максат итеп ала. Һәм шул ук вакытта әлеге тәҗрибәләрне Казан федераль университеты белән “Изотоп” ширкәте оештыра. КФУдагы лабароторияләрдә Силькин җитәкчелек итсә, аның улы – “Изотоп” җитәкчесе. Менә нинди бәйләнеш. Алар шул ук вакытта “Росатом” карамагында эшли. Моны, Татарстанда бу тәҗрибәнең уздырылуының беренче сәбәбе дип әйтә алам”.

“Мәгълүмат яшерү – хокук бозуның бер юлы”

“Аннан соң Спас районы туфракларының уңдырышлы булуы да анда тәҗрибә үткәрүгә кулай дип табылгандыр. Бу район чик буенда урнашкан бит, Шуңа күрә халык белмәс, халык аңламас дип уйлаганнардыр. Спас районы җитәкчелеге белән бу килешүне төзү җиңелрәк булгандыр бәлки.

Ни генә булмасын, нәтиҗәдә, килешү халыктан качып, бернинди мәгълүмат бирелмичә эшләнгән. Ә халыктан мәгълүмат яшерү – хокук бозуның иң зур юлы”, ди Фәрдиева.

“Фәннең алга китеше өчен тәҗрибәләр кирәк”

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов исә, әлеге тәҗрибәне туктатырга ярамый, бары тик тәҗрибә мәйданын гына киметергә кирәк, дип белдерә.

“Бу килешүнең безне борчыган өлеше – тәҗрибә мәйданының зур булуы һәм анда яшәүче халыкның бу тәҗрибәдән хәбәрдар булмавында. Һәрбер тәҗрибәне кирәк түгел дип бетерү дөрес түгел. Алай булса фән алга бара алмый”, ди Илдус Габдрахманов.

“Нурландыру чыганаклары урлана калса, кем җавап тотачак?”


Андрей Ожаровский матбугат очрашуында, 24 март
Бу тәҗрибәне үткәрүчеләр хафаланырга сәбәп юк дисә дә, мәсьәләнең икенче ягы да бар икән әле. Радиоактив нурланыш белән чистарту тәҗрибәсенә каршы чыгучылардан Андрей Ожаровский, тәҗрибәдә файдаланыла торган нурландыру чыганакларының да югалу мөмкинлеген онытмаска кирәк, ди.

Мондый очраклар Русиядә һәрвакыт булып тора. Аны урларга да мөмкиннәр. Табигать казасы да килеп чыгарга мөмкин. Әллә соң бу тәҗрибәне оештыручылар, Татарстанда авыл хуҗалыгы Фукусимасы була алмас дип уйлыймы дип, борчылуын белдерә ул.

Ни өчен бу тәҗрибәне халыктан яшерергә? Бу турыда документлар пакеты хәзерләнсен, мәгълүмат ачык булсын иде дип, тәкъдим кертте ул җыелышта катнашучыларга.

“Яшерен эш уңышка китерми”

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Азат Зыятдинов та, бу тәҗрибәне халыктан һәм галимнәрнең үзләреннән яшермәскә кирәк, ди.

Бу тәҗрибә хакында үсемлекчелек һәм биология институтлары берни белми. Гомерләрен шушы эшкә багышлаучы нинди галимнәребез бар, ә аларга беркем берни әйтмәгән. Фикерләре исәпкә алынмаган. Җир дә, халык та Татарстанныкы. Ә нигә мәгълүмат бирелми? Яшерен эш беркайчан да уңышка китерми. Әйбәт эш яшерен була алмый, ди Зыятдинов.

“Фукусима”дан сабак алырбызмы?

Альберт Гарапов (с) һәм Андрей Ожаровский
Татарстан һәм Русиядәге атом-төшкә каршы һәм экологияне яклаучы оешмаларның активистлары гамма-нурланыштан гына түгел, гомумән, атом энергетикасыннан да баш тартуны таләп итә. Бу хакта Татарстанның атом-төшкә каршы оешма җитәкчесе Альберт Гарапов һәм Русиянең “Беллона” Экологик хокук яклау оешмасы вәкиле Андрей Ожаровский 24 март көнне Казанда үткән матбугат очрашуында белдерде.

Алар, Япониядәге “Фукусима-1” атом реакторындагы казадан Русия сабак алырга тиеш, дип саный. Чөнки мондый хәлләр Русиядә дә кабатланырга мөмкин.

“Беллона” экологик хокук яклау үзәге белгече, белеме белән инженер-физик Андрей Ожаровский, Русиядәге 32 АЭСның 22се искергән, бу каза аларны ябу кирәклеге турында сөйли, дип белдерде.

Русиядә кайбер станцияләр “Фукусима-1” үрнәгендә төзелгән, аларда да атом калдыклары саклана торган бассейннар бар. Реакторларга зыян килмәгән очракта да, шушы бассейннардан куркыныч матдәләр тышка чыгарга мөмкин, дип кисәтә Ожаровский.

Татарстанда атомга каршы иҗтимагый оешма җитәкчесе Альберт Гарапов сүзләренчә, 2020 елга кадәр Татарстанда да, Башкорстанда да АЭС төзү планнары туктатылды. “Әмма 2020 елдан соң, бигрәк тә Башкортстанда, атом-төш станциясе төзелергә мөмкин”, ди Гарапов.

Активистлар, “Фукусима-1” атом станциясеннән көн саен чыга торган радиоактив матдәләр бөтен дөньяга яный, дип саный. Агентлыклар хәбәр итүенчә, радиоактив болыт АКШка барып җитте, Исландия янында да радионуклеидларның артуы ачыкланган, ягъни Русиягә дә алай ук ерак калмаган.

Атом-төш китергән зыянга каршы көрәшүчеләр моннан соң Япониядән килгән ашамлыклардан баш тартырга, машина һәм компьютерларны куллану алдыннан яхшылап тикшерергә чакыра.

Бүгенге чарадан төгәл генә нәтиҗә чыкмады. Тәҗрибәне уздыручылар барган юлларыннан кире борылырга уйламый. Аларга каршы чыгучылар тәҗрибәне туктатырга, аны бары тик лабораторияләрдә генә дәвам итәргә кирәк дип белдерә. Ә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлегә ике як фикерләренә колак кына сала.

Гамма-нурланыш мәсьәләсе 25-26 апрельдә 6 Халыкара атом-төшкә каршы конференция кысаларында да тикшереләчәк.

XS
SM
MD
LG