Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Бүгенге “түгәрәк өстәл” сөйләшүе Казанда соңгы вакытта зур бәхәс уяткан тарихи биналар сүтелү һәм бу гамәлләрнең төбендә нинди сәбәпләр һәм вакыйгалар ятуы турында.


Римзил Вәли.
Һәйкәлләр язмышы “Ватаным Татарстан” газетының 10 март санында "Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе урынына нәрсә төзиләр?" дигән язма басылып чыкты. Яңа күтәрелеп килә торган бина музей булырмы, сәүдә йортымы? Аның хуҗасы һәм төзүчесе кемнәр? Шул турыда кабынып киткән бәхәстә 50гә якын укучы “Матбугат.ру” интернет сәхифәсенә үз фикерләрен язды.

“Азатлык” радиосының Казан бюросы бигрәк тә кайнар хисле һәм кызыксынучан милләттәшләргә радионың “түгәрәк өстәл”ендә катнашып, үзара бәхәсләшергә чакырды. Бу тәкъдимне “Ватаным Татарстан” газетының бүлек мөдире Алсу Хәсәнова күңеленә якын кабул итеп, әлеге әңгәмәне бергә оештырырга тәкъдим итте.

Әлбәттә, Казан үзәгенең Болгар номерларының сүтелүе, аның тирәсендәге вакыйгалар турында бер язма гына түгел, дистәләрчә, йөзләрчә язма чыкты. Бәлки, бу соңгы елларның иң популяр темасыдыр. Бернинди реаль, конкрет җавап та, ачыклык та юк. Ләкин бу оккупациядәге территория түгел. Халыкның үзенең шәһәре, үзенең республикасы, үзенең җитәкчеләре бар.

“Ватаным Татарстан” газетының шушы язмасына карата дистәләрчә кеше үз фикерләрен әйтте. Аларда капма-каршылар бар иде. Күрәсең, ике-өч ел буе ачыклык та керми, тынмый да. Бүгенге сөйләшүдә шушы турыда фикер алышасы килә.

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова.
Бу сөйләшүләр инде ничә ел бара. Бина сүтелә башлаганда ук Дима Бунтуков белән барып төшердек. Дима белән кереп, эчендә йөрдек. Чыннан да, хәле бик начар иде. Бәлки, нигезе әйбәт булгандыр.

Әгәр дә шул йорттан инвестор (Карл Фукс йортындагы кебек) баш тарткан булса, әйтик, бөтенләй төзелмәсә, аның хәле нинди булыр икән? Бәлки, яхшыгадыр. Әгәр дә бүген йорт ташландык хәлдә булса, ул бөтенләй җимерелеп, бернәрсәгә яраксыз хәлдә булыр иде. Ә бүген проектны алып, яңадан төзиләр. Ничек буласын белмим, бәлки, әйбәт тә булмас.

Римзил Вәли. Ә ничек буласын әйттеләрме?

Алсу Хәсәнова. Бөтенесен күрсәттеләр. Миңа шунысы ошады. Ул элеккеге проект белән, шушындый ук гөмбәзләр белән төзеләчәк. Беренче катта Тукайның мемориаль бүлмәсе урнашкан. Шуның эчендә нәрсәләр булачак, бөтенесе күрсәтелгән.

Римзил Вәли.
Татар җәмәгатьчелеге булса иде дигән минем тәкъдимне искә алмаганнар инде.

Алсу Хәсәнова.
Анда газетларга да урын биреләчәк. Тукай исеме белән тотылса, әйбәтрәк була торгандыр. Чөнки Тукай берничә газетта эшләгән бит. Алар турында да әйттеләр.

Бер көнне Тукай музеена бардык. Барып кердек. Тукайның бернинди шәхси экспонаты юк. Петербурга алып киткәннәр. Апрель аенда Тукайның 125 еллыгы якынлаша. Аның музеенда карарга бернинди шәхси экспонаты юк. Фәлән ел элек музейның экспозициясе ничек булган, шулай калган. Кеше йөрми. Яшьләрне тарту өчен бөтенләй башка эшләрне эшләргә кирәк. Бүген мәктәп укучысына Тукайны бөтенләй башкача күрсәтергә кирәк.

Римзил Вәли. Тукайның интернет-сәхифәсе төзелеп килә.

Алсу Хәсәнова. Баруын бар ул. Монда бит җәлеп итү турында сүз бара. Былтыр Кырлайга бардым. Кеше анда йөрми бит. Чөнки экспозиция үзгәрми.

Римзил Вәли. Башкортстаннан автобус белән килгән татарлар үзләренең графикларына ни өчендер Кырлайга баруны кертәләр. Мин әйтәм, ни өчен вакытны уздырып йөрисез? Барыбер Кырлайга барып кайталар. Бик канәгать кайталар. Тукайның туган көненә да язучылар Кырлайга барып кайта.

Алсу Хәсәнова. Казаныбызда күрсәтер җиребез юк. Тукай музеена бара алмыйбыз. Кичә оештырыр өчен генә барабыз. Кая барсыннар инде? Тукайның төп музее Кырлайда гына калды. Аны да үзгәртергә кирәк.

Римзил Вәли. Тукай урамындагы музейда бик матур чаралар уздырыла.
Без еш кына тәнкыйтьләгәнен ишетәбез. Вагыйз Минһаҗевның култамгасы белән бер-ике Тукай турында мультимедиа диск күрдем.

Фильмнар, шигырьләр, махсус компьютер программасы. Ул хәйриячелек формасында бирдем дигән. Акчаны бик саран биргән дип әйтәләр. Мин аңларга телим – Тукайга кирәк булган ихтыяҗ канәгатьләндерелгәнме? Дисклар турында нәрсә әйтә аласыз?

Алсу Хәсәнова. Дискларны мин күрдем. Алар чыннан да әйбәт, Вагыйз Минһаҗевны саран дип әйтсәләр дә.

Римзил Вәли. Бу мультимедиа программалары бик кыйммәт бит.

Алсу Хәсәнова. Тукай кыйммәт булырга тиеш инде. Тукайны бөтен җирдә беләләр. Тукай төрекчә язган. Бөтен шигырьләрен төрекләр аңлый. Димәк, ул кыйммәт булырга тиеш. Болгар номеры да шулай ук.

Римзил Вәли. Бер музейчы миңа, бүлмәдә бер тар гына ятак һәм бәдрәф урынына сакланган бер чиләк булган, диде. Хәтта өстәл булмаган, ди.

Алсу Хәсәнова. Бүген Тукайны күтәрәбез икән, иң очсыз кәгазьләрдән томлыкларны чыгарырга ярамый. Бер караганда, халыкның битарафлыгы да борчый мине. Ундүрт сумга сөт бирдем, баланың укырга китәсе бар – бүген халыкта менә шул.

Римзил Вәли. Мостай Кәрим туган авылында бакча-музей төзелә икән. Шунда йортлар салып, кешеләр ял итәргә һәм Мостай исеме белән яшәргә җыеналар. Якташлар ни уйлый соң?

Алсу Хәсәнова. Бүген инвесторлар, шул авыллардан чыккан байлар күп. Ни өчен Тукайга акча бирмәскә?

Римзил Вәли. Рәфкат Кантюков Тукайның калын китабын чыгарырга җиде миллион акча биргән, дип язган Разил Вәлиев.

Алсу Хәсәнова. Болгар номерлары да инвестор кулларында. Боларны да эшкә җигәргә кирәк. Дәүләт бөтенесенә акча бирә алмый бит.

Универсиада узган вакытта сезнең кемнәрегез бар дип сорарлар. Матур китап менә дигән бүләк булачак. Универсиада да хоккей командасы чыгып кына, йөгерүчеләрне күрсәтеп кенә булмый. Безгә килүчеләрнең шушы тарихи биналарны күрәсе килер. Агач йортлар, Тукай яшәгән йортлар – кунакларны җәлеп итә торган әйберләр.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. “Ватаным Татарстан” – хөкүмәт, дәүләт газеты. Ләкин ул халык газеты да. Халык ышана. Җитәкчеләр өчен җайлы булмаган мәкаләләр дә бастырасыз. Инде хәзер халыкка әйтик: бу тарихи биналарның сүтелүе турында кемнән сорарга? Болгар номерларын сүтмәгән булсалар, тагы да начаррак булыр иде дип әйтәбез. Җавап бирерлек кешеләр кемнәр соң алар? Бөтенесенә президент дип әйтәбез. Урамның милли архитектурасы өчен кем җавап бирә? Шәһәр хакимиятенең татар тарихи йортлары, яки аларның урыннары турында нәрсә уйлаганын ишеткәнем юк. Бәлки җәмәгатьчелек сорый белмидер.

Алсу Хәсәнова. Болгар номерлары төзелә башлаганда, “Татнефть” алган дип әйттеләр. Мин шуларга чыктым. Юк, җавап бирмиләр. Халыкка проектны күрсәтсеннәр иде.

Римзил Вәли. Алар үзләре теләп аны сатып алды микән? Әллә аларга бүләк итеп бирделәрме?

Алсу Хәсәнова. Анысын да әйтмиләр.

Римзил Вәли. Төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар, матбугаттан белеп, соңгы вакытта бик бизә дә башладылар. Сезнең Казаныгызда шундый эшләр, оккупация, җинаять дигән сүзләр дә ишетелә. Яшибез, яңасы да төзелеп килә. Кайбер нәрсәне белдек, кайбер нәрсәне белмибез. Казан татар бетерелә торган, татар тарихын юкка чыгара торган җирме? Монда яшәгән кешеләр җитәкчеләренең тормышы башкачарак барамы? Борчылмагыз дип тынычландырыйкмы? Әллә тоз салып, ныграк ышкып утырыйкмы?

Алсу Хәсәнова. Тынычланырга ярамый. Әйдәгез бергәләп күтәрелик.

Римзил Вәли. Бик күтәрелмәдек шул. Ике-өч ел дәвамында күпме сүзләр чыкты, күпме мәкаләләр чыкты. Беркем дә акланмады, җавап та бирмәде. Карар кабул иткән кеше әле дә юк.

Алсу Хәсәнова. Тамчы тама-тама, барыбер бозны тишә. ТЯГта Илшат Әминевнең тапшыруыннан соң кешеләр битараф калмаганнар. Ниндидер аңлатма бирелде. Тагын куертырга кирәк.

Римзил Вәли. Димәк, инвесторлар ни тели, шуны үтиләр. Әгәр дә халык селкенсә, төзелеш тә, карарларның эчтәлеге дә үзгәрергә мөмкин.

Алсу Хәсәнова. Болгар номерларының проектларын башта күрсәтмәгәннәр. Димәк, кеше шаулый башлагач, проектны күрсәтергә мәҗбүр булдылар.

Римзил Вәли. “Шәрык” клубы бар бит. Аны да сүтәрләр микән? Матбугатта бу турыда җавап бирделәрме?

Алсу Хәсәнова. Бу хакта сорау булды. Зилә Рәхимҗан кызы сүтелми диде. Ул тарихи асылда калачак дип әйтте. Ялгышмасам, инвестор табылды, диде.

Римзил Вәли. “Ватаным Татарстан” газеты бу темага киләчәктә дә мәкаләләр бастырачакмы?

Алсу Хәсәнова. Без югала торган биналарны фотога төшерәчәкбез. Шулар турында мәгълүмат язып барачакбыз. Аларның язмышы турында ниндидер сәхифә алып барачакбыз.

"Болгар" кунакханәсе урынында төзелеш бара

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG