Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20

1990 елларда Чаллыдагы балалар бакчаларының берничәсен мәктәп итеп үзгәрттеләр. Еллар узгач, элекке балалар бакчаларын кире кайтару сәясәте башланды. Бу сәясәт 29нчы татар мәктәбенә ябылу куркынычы тудырды.


29нчы татар мәктәбе балалар бакчасы бинасында урнашмаган. Бакча бинасында 77нче санлы урыс мәктәбе эшләп килә. Биредә бәйге аша, “иләк” аркылы уздырылган сәләтле балалар укый, дип санала. Нәкъ менә шунда укучыларны күршедәге татар мәктәбенә күчерү турында сүз чыкты.

Әлбәттә, бу хәбәр мәктәптә укучы балаларның әти-әниләрен, укытучыларны битараф калдырмый. Мәктәптә көнаралаш диярлек җыелышлар, мәгариф идарәсе вәкилләре белән очрашулар башлана.

29нчы татар мәктәбен саклап калу өчен җәмәгатьчелек тарафыннан махсус комитет төзелде. Комитет 24 мартта ата-аналарның чираттагы җыелышын оештырды. Анда укытучылар да, ата-аналар да татар мәктәбенә урыс мәктәбен кушуны хупламады.

Ата-аналар җыелышы
“77нче мәктәпне безгә кушсалар, биредә татар мохите юкка чыгачак. Иң мөһиме -- тел юкка чыгачак. 80нче еллардагы кебек татарча сөйләшергә ярамас. Кушу мәктәпнең ябылуына китерәчәк. Телне саклап калу мөһим. Ике мохит бер түбә астында була алмый”, диләр мәктәп укытучылары Нәбирә Галимова һәм Зөлифә Галиева.

“Балалар бу мәктәпнең бетүен күз алдына китерә алмый. Аны уен сүзгә саныйлар. Аларның үз мәктәпләреннән аерыласы килми”, дип саный шушы мәктәптә укучы баланың әнисе Ләйсән Шәрипова.

Татар мәктәбен саклап калуга ышаныч бармы, булса нинди юллар белән?

“Мәктәпләрне кушу турындагы карар Чаллыда гына кабул ителсә, без аны җиңәрбез. Президент моны хуплый дип ышанасы килми. Шуңа аңа мөрәҗәгать иттек, аның сүзен көтәбез. Җитәкчеләр мәктәпләрне кушуга реформалар, икътисадый хәл мәҗбүр итә, диләр. Чаллыда 70 мәктәп, нигә татар мәктәбен ябылу юлына куялар, татар мәктәбеннән башладылар?” дип аптырый мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Радик Әхмәтов.

Наилә Вилданова -- мәктәпне саклап калу өчен төзелгән комитет әгьзасы. Ул хакимиятнең мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән очрашуларда булды. Андагы сөйләшүләр, тәкъдимнәрдән хәбәрдар.

“Мәгариф идарәсе мәктәптә балаларның азаюын, сынау өчен бирелгән БДИ нәтиҗәсе түбән булуын сәбәп итә. Балалар саны бездә генә кимеми. Шәһәр буенча 89 меңнән 45 меңгә төшкән. Безнең мәктәптә 1500 баладан 539га калган. Хәзер без мәктәптә бушап калган урыннарда татар балалар бакчасы оештыруны тәкъдим итәбез. Алар турыдан-туры шушы татар мәктәбенә килерлек булсын. Ләкин безне ишетүче юк”, ди Наилә ханым.

Мәктәпне саклап калу өчен оештырылган комитет киңәшә
Римма Мөсәгыйтованың инде 2нче баласы шушы мәктәптә укый. Чаллының башка бистәләренә гаилә белән күченеп китәргә теләкләре булса да, бу адымнан аларны шушы татар мәктәбенең яхшы булуы туктатып тора икән.

“Мәктәбебез шәһәрнең йөзек кашы иде. Ә хәзер нәрсә, аны япмакчы булалармы? Без балабызны ана телендә укытырга хаклы. Кагылмагыз безнең мәктәпкә!” дип таләп итә Мөсәгыйтова.

Узган җыелыш мәктәпне саклап калу өчен Татарстан президенты Миңнехановка мөрәҗәгать, Татарстан мәгариф министры урынбасары Мостафин белән очрашу карарларын кабул итте. 2 апрельдә урам җыены уздыру турында да сүз булды.

Мәктәп директоры Әхмәтов вазгыятькә нинди дә булса бәя бирүне кирәк санамады. Ә менә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов 29нчы мәктәптә укучы саны аз булуы, укыту дәрәҗәсенең түбән булуы, балалар бакчасын бушату зарурлыгын күз алдында тотып, татар мәктәбенә урыс мәктәбен “өйдәш” итеп кертүне заман таләбе дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG