Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Сембердә өлкә татарлары милли-мәдәни мохтариятенең исәп-хисап конференциясе узды. Мохтарият эшчәнлеге уңышлы дип бәяләнде. Рәис итеп янә Рәмис Сафин сайланды.


Конференцияне мохтариятнең беренче рәисе Азат Курчаков ачып җибәрде.

Тәбрикләү сүзе белән шәһәр думасы депутаты Татьяна Кириллова чыкты:

“Бүгенге конференция нәтиҗәсендә өлкәдәге иң актив оешмаларның берсе булган мохтариятнең эшчәнлеге тагын да ныграк үсеш алсын иде дип телим һәм шуңа өметләнәм дә”, диде ул.

Аннан соң БТК вәкиле Фәрит Уразаев тәбрик сүзе тотты: “Тәрбия эшләрендә дә милләтебез язмышы өчен кулга-кул тотынып, бергә эшләргә насыйп булсын”.

Исәп-хисап доклады белән Фәрит Әюпов чыгыш ясады. Ул үзе мохтарият рәисе булып торган чордагы оештырылган иң зур чараларны санап үтте:

“Без ике конференция арасында зур уңышларга ирештек: мәдәни үзәк ачу, Кол Гали һәйкәлен кую. Бездә шулай ук БТКның күчмә утырышы узуы да абруебыз үсешенә этәргеч биргәндер”.

Тик шунысын да әйтеп узарга кирәктер: Кол Гали һәйкәлен булдыруда мохтарият бөтенләй битараф булган иде бит үз заманында. Бу һәйкәл, нигездә, “Болгар яңарышы” оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Автономиянең уңай карашы бары тик Татарстанның 1 миллион 250 мең сум акча бирүе ачыклангач кына үзгәрде.

Фәрит Әюпов шулай ук “Чишмә” телевизион тапшыруын да мохтарият эшчәнлеге нәтиҗәсе дип атады. Тик бу юлы “Чишмә”нең “Туган тел” тарафыннан мохтариятнең исе дә булмаган чорда – 1988 елда ук ачылган булуын исенә төшергәч, гафу үтенеп, ялгышын төзәтте һәм алкышларга лаек булды.

Аннан соң “Өмет” гәзите мөхәррире Исхак Хәлимов сүз алды. “Өмет” гәзитенең эшчәнлеге нәтиҗәләренә дә тукталып, ул менә ни диде:
“2010 ел безгә зур уңыш китерде: Татарстан уздырган “Бәллүр каләм” номинациясендә уңышка ирештек”.

Исхак Хәлимов артабан мохтариятнең эшчәнлегенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде: “Автономиянең яңа составы үз тавышына һәм фикеренә ия булырга тиеш. Ягъни аның позициясенең нык булуын телим”.

Казан галиме Дамир Исхаков җанисәп вакытында “болгар” булып язылучыларны тәнкыйтьләп чыкты.

Дамир әфәнде чыгышыннан соң, конференцияне алып баручы Азат Курчаков, аңа рәхмәт белдереп, өлкәнең Иске Майна районында табылган борынгы тарихи һәйкәлне торгызуда ярдәм сорады. Ул шулай ук халыклар дуслыгын какшатучы Жириновскийга протест хаты җибәрү турында тәкъдим дә кертте.

Азат Курчаков мөшкел хәлгә төшерелгән татар авылларын коткарып калуга малтабарлар игътибарын җәлеп итте. Баксаң, совет чорында өлкәдә 380 авыл булган, ә хәзер – нибары 240 кына икән.

“Сембер” малтабарлар берлеге рәисе Радик Гафуров өч ел буе мохтарият белән хезмәттәшлектә торуына канәгатьлек белдерде һәм үзе җитәкләгән берлек эшчәнлегенә дә тукталды:

“Сембер” клубы 500 эшмәкәрне берләштерә. Алар – иң активлар. Безнең эшчәнлекнең милли үзаңны ныгытуда әһәмияте бик зур, дип уйлыйм”.

Педагогия университетында татар теле белгечләрен әзерләү укытучысы Чулпан Фиргалиева талибәләр туплауда ярдәм сорады. “Башка шәһәрләргә укытырга җибәргәнгә караганда, үзебездә укыту хәерлерәк бит”, диде ул.

Чыгышлар байтак күп булды. Кайберләре тәкъдимнәр дә керттеләр. Ләкин алар алдан ук әзерләнгән резолюциягә кертелмәде.

Нигәдер, урыс телендә кабул ителгән резолюциядә өлгәшкән уңышлар санап үтелә. Ләкин анда “расширилась”, “увеличилось”, “сохраняются”, “продожается работа”, “уделяется большое внимание”, “из года в год продолжается” кебек сүзләр хакимлек итә. Һәм бу уңышлар өчен өлкә башлыгы Сергей Морозовка рәхмәт әйтелә. Шулай ук сугыш ветераннарына игътибарлы булу ассызыклана.

Конференция мохтарият җитәкчелеге эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип тапты. Шулай ук “просить”, “поручить”, “продолжать работу по…”, “выразить благодарность” кебек абзацлардан торган әзер резолюция кабул ителде. Ә яңгыраган теләк-тәкъдимнәр даими эштә искә алыныр, диделәр.

Башкарма комитетка “Туган тел” оешмасы рәисе Тимерша Вахитов та кертелде. Милли хәрәкәт активистлары “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богдановны да тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин Рәмис Сафин: “Ул бит болгар, ә без татар автономиясе”, дип бу тәкъдимне кире какты. Югыйсә, совет чорында ук, Шәүкәт Богданов өлкә шурасы карамагында “Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия” төзеткән һәм аның рәисе булып рәсми вазифа да тоткан шәхес бит.

Ә монысын инде бүгенге заманаларда әхлак төшенчәсенең инфляциясенә кайтарып калу гына мөмкиндер. Автономия рәисе булып янә Рәмис Сафин сайланды. Моңа каршы чыгучылар булуына карамастан.

Каршылыкның сәбәбе дә юк түгел, чөнки Рәмис Сафин болай да муеннан эштә бит. Ул губернаторның милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе дә. Ә Сембер татарлары болай да мукшы, чуашлардан күбрәк эшләр майтарып килә. Татарның күбрәк активлык күрсәтүен губернатор киңәшчесенең татар булуы белән бәйләү ихтималы да калкып чыга. Аннан тыш, “Чишмә” телевизион тапшыруының да, татар мәдәни үзәгенең дә Сафиннар кулында булуы татарда да уңайсызлык хисләре тудыра ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG