Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда биш меңләп балыкчы пикетка чыкты


Казанның Ирек мәйданына Татарстанның елга һәм күлләрендә балык тотуны түләүле итүгә ризасызлык белдереп меңләгән кеше чыкты.

Чыгыш ясаучылар түләүсез балык тоту өчен Идел, Чулман һәм Нократ елгаларында урын калмавын дәлилләп зуп харита әзерләп килгән иде.

Җыенда катнашучыларның күбесе балык тотар өчен акча түләргә мәҗбүр булулары, Русиядә бүгенге көндә бары тик һаваның түләүсез булганын сөйләде.

Кармакларларга Татарстан һәм Русия байраклары, “Татарстан елгалары – халыкныкы”, “Идел ул елга гына түгел, ул ватан!” дигән шигарьләр эленгән иде.

Урам җыены хакимиятләр белән килештерелеп оештырылды.

Балык тоту турында яңа канунга каршылык белдереп бүген Мәскәү һәм Самарда да урам җыеннары оештырылды.
XS
SM
MD
LG