Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең көньягында янә бәрелешләр


Сүриянең көньягындагы Дараа шәһәрендә бүген янә меңләгән кеше урамга протест белдереп чыкты. Хакимияттәге Баас партиясенең җирле бүлекчәсе һәм полиция бинасына ут төртелгән. Тәртипсезлекләр элекке урам җыены вакытында үтерелгән бер кеше җәназасыннан соң башланган.

Сүриянең башка шәһәрләрендә дә урам җыеннарында катнашучылар белән полиция арасында бәрелешләр турында хәбәр ителә.

Хокук яклаучы Amnesty International оешмасы мәгълүматларына караганда, Сүриядә соңгы бәрелешләрдә 55 кеше һәлак булган.

Бүген Сүрия хакимиятләре 260 сәяси тоткынны азат итү турында белдерде.
XS
SM
MD
LG