Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония атом станциясен чистарту туктатылып тора


Япониядә 11 мартта булган җир тетрәүдә зур зыян күргән “Фукусима-Даичи” атом электр станциясендә төзекләндерү эшләре, станцияне баскан суда нурланыш дәрәҗәсенең бик югары булуы сәбәпле, вакытлыча туктатылган.

Кичә 3 санлы реактор бинасындагы суның алдан фаразланганнан ун мең мәртәбә күбрәк нурланыш алганы ачыкланды. Ул бинада станциянең өч хезмәткәре агуланган иде.

Станциянең 17 хезмәткәре нурланыштан зур зыян күргән.

Рәсми саннарга караганда, 11 марттагы җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә үлүчеләр саны ун меңгә җиткән. 17 ярым мең кеше югалган.
XS
SM
MD
LG