Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (8) Үле диңгез


Үле диңгез
Үле диңгез
Дөньякүләм дәрәҗәдә уникаль Үле диңгез Иерусалимнан ерак түгел. Диңгез өсте биеклегеннән 400 метр түбәнрәк урнашкан. Шуңа күрә башкаладан чыгып бераз барганнан соң ук таулар арасында тигез һәм киң итеп төзелгән юл түбәнгә, тау астына таба юнәлә. Юл кырыенда ташларга, яисә махсус утыртылган баганага ничә метр аска төшкәнне күрсәткән язулар куелган.

Тирә-якта бик биек булмаган, агач-куаксыз, бернинди үсемлек үсмәгән таулар. Ул Яһүд сәхрасы дип атала. Бу серле, шомлы, бернинди үсемлексез ташлар арасында кайберәүләрнең җан тынычлыгы таба алуына ышанып була. Израильдә яратылган яһүд һәм христиан диннәренең барлыкка килүендә шушы сәхраның да әһәмияте искиткеч зурдыр дип уйладым. Биредә генә тормыш мәшәкатьләреннән арынып рухи тормышның да кирәклеген аңлый башлыйсыңдыр.

Автобус тәрәзәсе аша бернинди үсемлек тә үсмәгән Яһүд сахрасында яшәгән күчмән бәдәвиләрнең борынгы замандагы тормышын, текә кыяларда йөргән кәҗә көтүләрен, тактадан, фанердан, калай кисәгеннән эшләнгән “йортларын” күзәтә-күзәтә түбәнгә төшәсең дә Иерехон шәһәре янында (Үрдүн) Иордан елгасы үзәненә килеп җитәсең.

Үзәндә инде яшеллек, юлдан төрле плантацияләр, бигрәк тә биек үскән хөрмә агачлары күренеп кала. Җитешеп килгән хөрмәне кошлар чукып бозмасын өчен җимешләргә капчык кидереп куйганнар. Тигез юлдан аска таба төшә-төшә тозлы сулы күл янына килеп тә җитәсең. Үле диңгезнең көнчыгыш яры Үрдүн (Иордания) иленең җирләре, ә ике ил арасындагы чик күлнең уртасынннан үтә икән.

Үле диңгездә Русия туристлары



Күлгә чумар алдыннан биредәге тозлы судан тәнгә шифалы парфюмерия товарлары җитештерә торган фабрика кибетенә кереп хатын-кызларга күчтәнәч тә алдык. Без шушы фабриканың биләмәсе булган урында тозлы суда коенырга тиеш икән. Монысы да яһүдчә уйлап эшләнелгән. Пляжда ял иткән өчен акча түләвен түләмисең, ә моңа кадәр магазинда калдырган акчаны санасаң, ул акчага коры сәхрада түгел, ә Иерусалимның иң затлы кунакханәләрендә бер атна рәхәтләнеп ял итә аласың. Биредәге халык акча эшләү алымын һәм аның кадерен яхшы белә.

Текә тау астында, күлдән 200 метр тирәсе ераклыкта урнашкан бер катлы бина янында туктадык. Биредә чишенеп суда йөзә торган киемнәрне киеп түбәнгә, күл ярына килдек. Яр буенда су коенып чыгып ял итүчеләр өчен өстәлләр һәм урындыклар куелган. Корыган камыштан ясалган түбәдән күләгә төшкәнлектән, ял итәргә уңайлы. Күл кырыенда әкрен генә коры җил иссә дә бик эссе. Кешеләр ерак йөзеп китмәсен өчен су коена торган урын махсус билгеләнгән. Ярда коенганнан соң юыныр өчен душ та куелган.

Суга керер алдыннан без барыбыз да ләм белән тәнне буядык һәм әкрен генә суга кереп яттык. Шунысы кызык, тоз күп булганлыктан кеше батмый. Бернинди үсемлек тә үсмәгән, җан иясе дә яши алмый торган күлне римлеләр Үле күле дип атаган.

Тозлы суның кеше өчен искиткеч файдалы булганлыгы күптән билгеле. Шуңа күрә төрле илләрдән туристлар бирегә килеп ял итеп китәләр икән. Ял итүчеләр арасында иң күбе, минем күзәтүемчә, Русиядән, икенче урында Кытайдан. Әлбәттә, ял итү өчен Израильгә генә түгел, Үрдүнгә дә килергә була.

Кичкә авышкан җылы кояш нурында кызынып, күл кырыена килеп терәлгән үсемлексез биек кыяларны күзәтеп, тормышның бер мизгел икәнлегенә төшенәсең.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG