Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода атом энергиясенә каршы урам җыены узды


"Фукусима" тирәсендә нурланыш нормадан күпкә югары
"Фукусима" тирәсендә нурланыш нормадан күпкә югары
"Фукусима-Даичи" атом электр станциясендә булган казадан соң һава һәм суга таралган нурланыштан үлгән кешеләрнең саны әле елларча билгеле булмаячак, дип белдерде бүген Токио урамнарына чыккан халык. Атом энергиясенә каршы урам җыенына меңнән артык кеше чыкты.

“Фаҗига булганнан бирле халыкның башында бер генә уй – атом энергиясенең безгә кирәге юк. Бүгенге чара да шуңа дәлил”, диде җыенда катнашкан Тошиһиро Иноу исемле кеше.

Ризасызлык чарасына халык “Туктатыгыз” һәм “Атом ул үлем” дигән язулар тотып чыкты.

Мартның 11дә булган көчле җир тетрәү һәм су ташкыны, соңыннан Фукусима станциясендәге каза нәтиҗәсендә 10 меңнән артык кеше һәлак булды, 16 меңнән артыгы хәбәрсез югалды.

Белгечләр атом станцисеннән чыккан нурланышны әле берничә ай туктатып булмаячагын фаразлый.
XS
SM
MD
LG