Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда урам җыенында 250 мең кеше катнашты


Лондонда шимбә көнне узган урам җыеннарында 250 меңләп кеше катнашты. Халык Британия хөкүмәтенең яңа социаль-икътисади сәясәтенә каршылык белдерде.

Ризасызлык чарасы тыныч узды, үзәк урамнардан узганда гына кайбер пикетчылар тәртипсезлекләр чыгарырга омтылыш ясаган, дип хәбәр ителә. Утызлап кеше яраланган, берничә кеше кулга алынган.

Дэвид Кэмерон җитәкчелегендәге хөкүмәт коалициясе бюджет чыгымнарын кыскарту максатында социаль түләүләрне 80 миллиард фунт стерлинг (130 миллиард долларга) кыскартачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG