Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

“Җир сәгате” чарасында 134 ил катнашты


Быел “Җир сәгате” чарасында катнашкан илләр саны иң югары булды.

Тирә-якны саклау һәм проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә багышланган бу чараны 2007 елда Дөнья табигать фонды башлап җибәргән иде.

Чарада катнашырга теләгән һәр шәһәрдә бер вакытта бер сәгатькә ут сүндерелә.

Кичә Парижның Эйфел манарасы, Нью-Йорктагы Таймс мәйданы, Мәскәүдәге 70ләп зуп бина һәм дөньяның башка шәһәрләрендә ут сүнеп торды.

"Төрле дин, милләт һәм гореф-гадәтләр булган илләр шушы вакытта бердәм булып иң зур әһәмияткә ия булган - Җир шарының проблемалары турында уйлана", диелгән Фонд белдерүендә.

XS
SM
MD
LG