Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (9) Кумран


Үле диңгезенең көнбатыш ягында текә шәрә тау-кыялар тезелеп киткән
Үле диңгезенең көнбатыш ягында текә шәрә тау-кыялар тезелеп киткән
Тозлы суда коенып ял иткәннән соң автобус белән кайтканда Кумран дип аталган урында тукталдык. Биредә дә башта магазинга керәсең, вак-төяк сувенир аласың. Сатучылар урысча яхшы сөйләшә. Украинадан килеп эшләгән егет белән шактый гәп сатып тордым. Үле диңгездә урыслар күп булуның сәбәбен ул аңлатты. Бирегә шактый урыс туристлары Төркия аша килә икән.

Бер көн тозлы суда коеныр өчен 300 доллар түлисең дә кич белән автобуска утырасың һәм иртәнгә бирегә килеп тә җитәсең. Без магазинда йөргән арада урыс туристларын төягән тагын өч автобус килеп туктады һәм безгә кушылды.

Шушы кибет артында Кумран дип аталган уникаль урын бар. Үле диңгезенең көнбатыш ягында текә шәрә тау-кыялар тезелеп киткән. Бернәрсә дә диярлек үсмәгән, искиткеч эссе урында күчмән бәдәвиләр кәҗә-сарык көтүләрен алып килеп шушы таулар арасында көтеп йөргәннәр. Ә кәҗәләр ничектер ашар әйбер табалар икән. Таштан ташка сикереп азык эзләгән аерым кәҗәләр көтүдән аерылып, адашып калган очраклар да булгалаган. Ул очракта көтүчеләр аларны тау-таш арасыннан эзләп табарга, кайберләрен текә кыядан төшерергә мәҗбүр булганнар.

Фәйзелхак Ислаев
1947 елда адашкан кәҗәләрне эзләргә чыккан ике көтүче малай кыяда зур булмаган тишек күрәләр һәм шул тишеккә таш ыргыталар. Ыргыткан ташның җиргә төшкән урыннан гөрселдәп савыт ватылган сәер тавыш ишетелә. Әллә берәр байлык табылдымы дип малайлар тау тишегенә керәләр. Мәгарә шактый зур булып чыга: озынлыгы 8 метр тирәсендә, киңлеге 2 метр. Чүлмәкнең берсен таш бәреп ваткан, янәшәдә ике тар муенлы, тоткалы төзек чүлмәк табыла. Чүлмәкләрдә алтын-көмеш тәңкәләр түгел, иске тукымага көпшә сыман итеп төрелгән күн язма табыла. Күнгә таныш булмаган иске хәрефләр белән язу төшерелгән була.

Чүлмәк эчендә сакланган язмаларны тапкан егетләр искиткеч мөһим ачыш ясаганлыкларын, әлбәттә, төшенмәгәннәр. Шулай да алар иске язмаларны һәм чүлмәкләрне ыру җитәкчесенә алып килгәннәр. Ә ул табылган текстны уку өчен Вифлеем шәһәрендә яшәгән галим исәпләнгән шәехка мөрәҗәгать итә.

Алып килгән язмалар гарәб телендә булмагач, шәех аның белән кызыксынмый. Чын мөселманга Коръән телендә язылган язмалар гына кызык булырга мөмкин. Шулай да бу шәех үзенә килгән бәдәвиләрне борынгы заманнан калган табылдыклар белән сату итүчегә җибәрә. Ахыр чиктә алар аз гына акчага бу борынгы язмаларны сатып, туган яклары Яһүд сәхрасына әйләнеп кайталар.

Бу язмаларны 300 долларга сатып алган архиепископ югалып калмый, Америкага китә һәм анда 250 мең долларга сатып та җибәрә.

Америка галимнәре тикшереп бу язмаларны бик борынгы, безнең эрага кадәр 100 ел элек язылганлыгын исбатлыйлар. Мондый ачыш чын мәгънәсендә фәнни, тарихи, дини сенсация була. Бу язмаларны табу хәзерге заманның иң зур тарихи ачышларының берсе дип бәяләнеп килә.

Шушы беренче тау тишеге янында берничә ел дәверендә тагын 10 мәгарәдә 100 инҗил фрагментлары, берничә йөз дөньяви кулъязмалар табыла. Текә тау тишегендә кулъязмалар саклаган, балыксыз, тере җәнлек тә яшәмәгән Үле диңгез буендагы үсемлексез сәхрада яшәгән халык кем булганлыгын күп еллар билгесез булып кала бирә.

Моны ачыклау өчен археологлар казу эшләре алып баралар. Алар мәгарәләрдән ерак булмаган тау итәгендә утар казып чыгаралар. Биредә үк йөзләгән сүрия, яһүд, рим акчалары табыла. Менә шушы утарны без дә кереп карадык. Борынгы яһүдләр су белән бәйләнгән йолаларын үткәрү өчен таштан чокып ясалган, штукатурасы хәзерге көнгә кадәр сакланган, бер-берсе белән тоташтырылган ванналарны күреп хәйран калдык.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG