Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә үлгән һәм югалганнарның саны 28 меңгә җитә


"Фукусима" станциясе тирәсе
"Фукусима" станциясе тирәсе
Япониядә 11 март булган җир тетрәү һәм су ташкынында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның саны 28 меңгә җитте, дип хәбәр ителә. Бу хакта бүген Япониянең дәүләт полиция идарәсе белдерде.

Полиция мәгълүматларына караганда, үлгәннәрнең саны 11 мең, югалган кешеләрнең саны 17 меңләп. 2700 кеше зыян күргән.

Каза булган “Фукусима-Даичи” атом электр станциясеннән нурланыш белән агуланган суны чыгару дәвам итә. Белгечләр нурланыш тарала, дип белдерде.

Илнең көнчыгышында бүген 6.5 дәрәҗә көчендә яңа җир тетрәү булды.
XS
SM
MD
LG