Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда төзүчеләргә һөҗүмдә 20 кеше һәлак булды


Әфганстанның Пактика вилаятендә төзелеш ширкәтенә булган һөҗүмдә кимендә 20 кеше һәлак булды, 50 кеше яраланды.

Җирле хакимиятләр хәбәр итүенчә, үлгәннәрнең барысы да – төзелеш ширкәте хезмәткәрләре. Һөҗүмне интихарчы ясаган.

Талибан көчләре шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, һөҗүмдә НАТО һәм әфган хәрбиләре һәлак булды, дип белдерде.

Әфганстанны төзекләндерү эшләрендә катнашкан ширкәтләргә һөҗүмнәр еш була.
XS
SM
MD
LG