Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва үзенең дәүләт исен булдырды


Литва табигате
Литва табигате

Бу хушбуйдан кыр чәчәкләре, кура җиләге, сирень, роза, кыңгырау чәчәк, мүк һәм учак төтене исләрен дә тоемларга мөмкин.

Дөнья илләренең моңа кадәр берсенең дә башына килмәгән эшне Литва тормышка ашырды. Ул, җир шарында беренче булып дәүләт исен булдырып, хушбуйлар патшасы Парижның да борынына чиртте.

Белгәнебезчә, дәүләт билгеләре бармак белән генә санарлык. Тугра, әләм һәм гимн. Аннан да кала һәр дәүләтне таныта торган билгеләр дә бар.

Париж – Эйфель манарасы, Мисыр – пирамидалары, Австралия – көнгерәләре, Русия – Мәскәү кирмәне һәм аюлары белән данлыклы. Исемлекне дәвам итәргә була, әлбәттә.

Тарихи һәйкәлләр, кеше кулы тимәгән табигать күренешләре, йә булмаса башкаларда булмаган әйберләр кайбер илләрнең дәүләт билгеләрендә дә чагылыш таба.

Күз белән күреп, кул белән тотып булмаслык бер гади генә әйбер – ис Литваны танытучы гид вазифасына кереште инде.

Дөньяның теләсә кайсы һава аланында Литва һава ширкәтләре Aurela, Dot LT очкычларына аяк атлау белән үк әлеге ис белән танышырга мөмкин. Исне тудыручылар очкычларда да ук хушбуйны сатып алырга мөмкин, дип белдерә.

Шулай ук дөньядагы илләрдә урнашкан Литва илчелекләрендә, илнең үзендәге кунакханәләрдә, һава аланнарында, вокзалларында да истәлеккә алып була.

Литва язучылары әсәрләре исе дә барланган


Вильнюста фольклор көне
Хушбуйны булдыруга данлыклы француз ширкәте дә җәлеп ителгән. Ике ел дәвамында үтә дә катлаулы һәм шул ук вакытта бик иҗади хезмәт башкарылган.

Дәүләтнең әлеге хезмәткә керешкәнен ишеткән усал телләр Балтыйк буе илендә диңгез һәм балык, йә булмаса, иң кимендә, янган гәрәбә исе килеп торырга тиеш, дип шаярып та алган.

Литва-Франция проектына җәлеп ителгән белгечләр Литвадан нинди ис килүе турында алдан сәнгать белгечләрен, сәясәтчеләрне, галимнәрне, ил кунакларын сораштырганнар.

Алай гына да түгел, илдә начар күрүчеләрнең фикерләрен дә белешкәннәр, чөнки күзләре күрмәгәнгә, ис тоемлау нәтиҗәсендә алар күңелендә туган образлар дөреслеккә якынрак һәм иҗадирак та була.

Хушбуй өстендә эшләүчеләр нинди ис аңкуны ачыклау өчен Литва фольклорын, фәнни хезмәтләрне, әдәбият классиклары әсәрләрен да укып чыкканнар.

Ис
халык тарихына хөрмәт

Каунас шәһәре
Төрле исләрне куша-куша сынау өчен хәйран вакыт киткән. Нәтиҗәдә нигезгә сандал агачы, кедр һәм мускус исләре катнашмасы алынган. Бу милли характерның көчен һәм үзенчәлеген күрсәтеп тора, ди ис белгечләре.

Аннан да кала, кыр чәчәкләре, кура җиләге, сирень, роза, кыңгырау чәчәк, мүк һәм учак төтене исләрен дә тоемларга мөмкин.

Инде хәзер Литвага килүчеләр күчтәнәчкә һәдия итеп кечкенә генә матур шешәләргә тутырылган дәүләт билгесен дә алып кайта ала.

Бәясе 30 евро тирәсе. Кыйммәтрәк икән шул диючеләр дә табылыр. Әлеге иснең билгесен, тартмачыкны һәм савытны Литваның билгеле дизайнерлары Гедрюс Лаурушас һәм Юозас Брундзо эшләгәнгә зәвык сөючеләр, мөгаен, артык кыйбатсынмас.

Шулай итеп Литва Европадагы зур булмаган бер дәүләт булса да, күп еллар Советлар Берлеге басымы астында яшәвенә карамастан, үзенең зыялылыгын һәм дәүләт билгеләре аша халык тарихына хөрмәтен тагын бер кат раслады. Әйтергә кирәк, дөньядан иң беренче булып дәүләт хушбуен тудырды.


Хөрмәтле укучылар! Бүген (һәм бары тик бүген генә!) Азатлык сәхифәсе сезгә шушы хушбуйны иснәп карау мөмкинлеге тәкъдим итә. Литваның дәүләт исен белү өчен сул яктагы яшел төймәгә басыгыз!
XS
SM
MD
LG