Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан төрмәләрендә 10 меңләп тоткын ачлык игълан итте


Рәсми хәбәрләргә караганда, Кыргызстан төрмәләрендә утырган 10 меңләп тоткын яхшырак шартлар таләп итеп ачлык чарасын игълан итте. Чараны узган җомга көнне илдәге иң зур дүрт төрмә тоткыннары башлады. Соңырак аларга башкалары кушылды.

Бүген Бишкәктә тоткыннарның дистәләгән туганы һәм дуслары аларга теләктәшлек белдереп урам җыены уздырды.

Илнең җәзаларны гамәлгә ашыру идарәсе вәкиле Казыбәк Умутов, рәсмиләр проблеманы чишү юлларын эзли, дип белдерде.

Идарә башлыгы Калыбәк Качкыналиев сүзләренә караганда, тоткыннарның берсенең дә сәламәтлегенә куркыныч янамый. Шулай ук ул бу чараның Кыргызстанның җинаятьчел төркемнәре оештырган канунсыз гамәл булганын белдерде.
XS
SM
MD
LG