Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөхтәсибәте җыены: мөфтилек өчен көрәш кызганнан-кыза


Мәрҗани мәчете
Мәрҗани мәчете

Дүшәмбе көнне Казан мөхтәсибәте җыены узды. Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин 1 апрельдә дәүләтнең дин эшләренә тыгылуына каршы митинг үткәрергә җыена.


28 мартта Казан мөхтәсибәте җыенында Татарстан мөселманнарының V корылтаена һәр ике мәхәлләдән бер делегат сайланды. 13 апрельдә узачак корылтайда Казан имамнарыннан 26 делегат катнаша.

Казан имамнары Мансур Җәләлетдинне мөфтилеккә тәкъдим итте


Мансур Җәләлетдин
Нурулла мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин тәкъдиме белән имамнар Казан мөхтәсибе, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинне мөфтилеккә намзәт итеп чыгарды. Габдулла хәзрәт Галиуллин үзе дә корылтайда делегат булып катнашачак.

Дөрес, мөфтилеккә намзәтләр теркәү инде тәмамланды, мөфтият Диния нәзарәте пленумы мөфтилеккә өч кандидат чыгарды. Шулай да корылтайда делегат буларак катнашкан имам үз кандидатурасын мөфтилеккә тавышка чыгара ала. Димәк, Мансур хәзрәт Җәләлетдин намзәтен корылтайда тавышка куячак.

Казан мөхтәсибәте җыены чагыштырмача тыныч узган. Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизне мөфти итеп сайлау мәсьәләсендә генә тавыш булып алган. Габдулла Галиуллин имамнарны аны яклап тавыш бирмәскә чакыра.

1 апрельдә Камал театры янында митинг уза


Мөфти сайлау корылтаенда делегат булып катнашу хокукы алган Габдулла Галиуллин дәүләтнең дин эшләренә тыгылуына каршылык белдереп, 1 апрель көнне Камал театры янында митинг оештырырга җыена.

Митинг оештыруның сәбәбе – халык таләп итүгә карамастан Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловны эшеннән алмау һәм хакимиятнең мөфти сайлау эшенә тыгылуы.

“Козловка хакимият бернинди дә шелтә белдермәде. Шуңа без аның отставкага китүен таләп итәбез. Диния нәзарәтенең 13 мартта булган пленумында ике көн алдан өч кенә кандидатура чыгарачакларын белдек.

Район башлыклары имам-мөхтәсибләргә Камил Бикчәнтәйгә, Габделхәмит Зиннәтуллинга һәм Илдус Фәизгә генә кул күтәрергә кушты. Хакимият дини оешманың эчке эшләренә тыгыла, ягъни канунны боза”, ди Габдулла Галиуллин.

Габдулла Галиуллин
Галиуллин дәүләтнең дин эшләренә тыгылуы, нәзарәт уставы бозылу турында Татарстан прокуратурасына, Юстиция министрлыгына, Татарстан президенты аппаратына мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура хәзрәткә дин эшләренә тыгылмыйбыз дип җавап җибәргән. Хәзер Габдулла Галиуллин прокурор Кафил Әмиров белән очрашып сөйләшергә җыена.

“Диния нәзарәте пленумы мөфтилеккә кандидатлар билгеләгән вакытта “Рәфыйк” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Сафиуллины мәчете рәсми теркәлмәгән, Фидаил Җәруллаһның дини стажы 5 ел түгел дип белдерде. Шул сәбәпле аларның намзәтләре төшеп калды.

Гәрчә, “Рәфыйк” мәчете теркәлгән, Фидаил хәзрәтнең эш стажы – алты ел. Прокуратурадан нәзарәт эшен туктатып, хаталарны төзәттерүне таләп иткән идек. Ләкин алар битарафлык күрсәтте”, ди Габдулла Галиуллин.

Мөфти сайлау хакимият сайлавын хәтерләтә


Бер яктан караганда, Татарстанда дини юнәлештә уңай үзгәрешләр башланды кебек күренә. Мисал өчен, имам-мөхтәсибләргә хезмәт хакы түли башладылар, 10 мөхтәсибкә Fiat Albea машинасы бирделәр. Габдулла Галиуллин исә хакимият имамнарны сатып алды. Машина, акча биреп, авызларын томалады дип саный.

“Хәрәкәт башламасак, имам-мөхтәсибләргә хезмәт хакы да, машиналар да булмый иде. Илдус Фәиз эшенә керешкәндә, мөфтиятнең акчасы юк диде. Акча һавадан төшми бит, аңа хөкүмәт ярдәм итте.

Имам-мөхтәсибләр тиешле кешегә тавыш бирсен өчен, аларга акча, машина бирделәр. Хәзер хакимият кушканны эшләргә, әйткәнне тыңларга таләп итә”, ди Габдулла Галиуллин.

Мөфти сайлау гадәти сайлауны хәтерләтә. Гадәттә, хакимият район башлыкларын сатып алып, үзе теләгән тавышны җыя. Мөфти сайлау белән дә шундый хәл килеп чыкты, дигән фикердә Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин. Боларга каршылык йөзеннән, 1 апрельдә җомга вәгазеннән соң Камал театры янында митинг узачак.
XS
SM
MD
LG