Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Казакъстан сайлауга әзерләнә. Гәрчә бу гадәти президент кампаниясе кебек күренсә дә, чынлыкта сайлауда катнашачак өч намзәт хәзерге президент Нурсолтан Назарбаевны җиңәчәгенә һич кенә дә ышанмый.

Дүшәмбе көнне төрле төбәкләрдән булган оппозиция вәкилләре Казакъстан башкаласы Астана шәһәренә җыелды. Алар “Байтирәк” һәйкәленнән президент сараена таба юл алды. Таләпләре – президент Нурсолтан Назарбаев белән очрашып, аңа вакытыннан алда сайлау уздырмауны сораган мөрәҗәгать тапшыру иде. Ләкин бу чарада катнашучылар “Назарбаев, чык” дип шигарләр кычкыра башлагач, җирле хакимият аларга кисәтү ясаган. Ахыр чиктә йөрештә катнашучыларның бишесенә президент идарәсенә керергә рөхсәт ителгән һәм алар үз мөрәҗәгатьләрен оешманың хатлар бүлегендә калдыра алган.

Вакытыннан алда сайлау уздырмауны таләп итеп инде Казакъстанда элек тә урам чаралары узган иде. Әмма хакимиятнең моңа исе китми төсле. Сайлау алды кампаниясе үз көенә бара.

Дөрес, хәзерге президент Назарбаев инде теркәлү узгач ук сайлау алды өндәмәләрен алып бармаячагын әйткән иде. Ул үзенең барлык програмын 28 гыйнварда Халыкка мөрәҗәгать итүе вакытында җиткерүен белдерде. Ә калган чараларны үзенең “Нур-Отан” партиясенә тапшырды.

Шуңа хәзер телевидение һәм радиода Назарбаевның башка намзәтләр белән дисскусия алып барган тапшырулар юк.

Бары урамнарда хәзерге президентка тавыш бирергә чакырып, төрле концертлар, тамашалар уза. Мисал өчен, илнең күренекле йолдызлары сайлауга яшьләрне чакырып, казакъ һәм урыс телләрендә “Казакъстан өчен тавыш бир” дигән җыр яздырды.

Сайлау алды тәртипләре бозылган

Бер караганда Казакъстанда сайлау алды кампаниясе гадәттәгечә бара кебек. Ни дисәң дә, төрле фиркаләрдән өч намзәт катнаша. Алар сайлау алды өндәмәләрен алып бару өчен киртәләр куела дип зарланса да, алай каты шикаятьләр белдерми. Чөнки бу сайлауда уңышка ирешәчәкләрендә ышанмый. Кайберләре инде моны ачыктан-ачык таныды.

Узган атнада Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар бюросы Казакъстандагы сайлау алды ярышының хисабын бастырды. Һәм алар анда сайлау алды тәртибен бозулар булуын әйтә.

Мисал өчен, документта әйтелгәнчә, өндәү чаралары тулы күләмдә бары Назарбаевныкы гына алып барыла.

“Аны сайлату өчен тырышлыклар куела. Президент Назарбаев рәсеме белән реклам такталары урын алган. Поп-җырчылар аның өчен тавыш бирүгә чакырып, концертлар уздыра” диелә анда.

Шул ук вакытта калган өч намзәт күләгәдә калуы әйтелә. Бары соңгы вакытта гына алар ниндидер чаралар оештыру һәм өндәмә кәгазьләр чыгаруга кереште.

Тулаем Казакъстандагы сайлау алды хәлләрен алганда Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы намзәтләрнең сайлану өчен хокуклары чикләнүен, сайлау алды чараларын уздыруга тигез мөмкинлекләр булдыру өчен гарантияләрнең җитәрлек булмавын, сүз иреге хокукларының нык кысылуын һәм казакъ телен белү дәрәҗәсен тикшерү өчен тиешле юнәлешләр юклыгын әйтә.

Шул сәбәпле, намзәт буларак Назарбаевтан тыш, бары өч кеше генә теркәлә алды да инде. Бу Казакъстан коммунистлар партиясе секретаре Җамбыл Әхмәтбәков, “Табигать” дип исемләнгән экология оешмасы җитәкчесе Мэлс Елеусизов һәм патриотлар партиясе башлыгы Гани Касыймов.

2005 елны президент һәм күп кенә парламент сайлавында катнашып уңышка ирешә алмаган 60 яшьлек Елеусизов бу юлы да җиңүгә бернинди өмете булмавын әйтә. Баштан ук ул бу президент сайлавында катнашуын бары экологик проблемнарга халыкның игътибарын күбрәк җәлеп итү өчен дип аңлатты.

“Әлбәттә, хәзерге вакытта президент сайлавында җиңү мөмкин әйбер түгел. Мин һәрбер әйбергә аек акыл белән карыйм”, диде ул намзәт буларак теркәлү узгач.

Өч намзәт арасында иң көчлесе дип саналган Касыймов исә Назарбаевтан илһам алуын, ул аның өчен идеал булып торуын сөйли килә.

Ә заманында президент партиясенә кергән Әхмәтбәков исә Назарбаевны урыннан алып ату өчен куркыныч көч буларак саналмый.

Оппозиция сайлауга бармаска чакыра

Назарбаев өчен ниндидер куркыныч тудырган көчләр бу сайлауда катнашмый. Чөнки сайлауның вакытыннан алда уздырылуы аларны кыен хәлгә куйган.

“Аңа әзерлек кампаниясе башлау өчен безнең вакыт җитмәде”, ди күбесе.

“Азат”, “Ак юл”, “Руханият” партияләре алдан сайлауда катнашмаячагын әйтте. Ә теркәлә алмаган “Алга” оппозиция фиркасе һәм башка кайбер гражданнар җәмгыяте җитәкчеләре сайлауга бойкот белдерергә чакыра.

Күптән түгел Алматыда узган митингта “Алга” партиясе башлыгы Владимир Козлов тавыш бирмәскә чакырды.

“Без барлык демократик һәм сәяси партияләрне һәм хәрәкәтләрне, хөкүмәткә карамаган оешмаларны 2011 елның 3 апреленә билгеләнгән чираттан тыш сайлауга бойкот белдерергә чакырабыз. Беренче чиратта халыкка илдә булган вазгыятьне аңлатырга һәм аларны сайлауга бармаска үгетләргә кирәк. Сайлау алды чаралары һәм сайлау вакытында хәрәмләшүләрне теркәп барырга. Без барлык Казакъстан халкын сайлаусыз сайлауда катнашмаска чакырабыз”, диде ул.

Козлов җитәкләгән «Алга» партиясе һәм Коммунистлар халык фиркасе вәкилләре кайбер төбәкләрдә һәм Алматыда каршылык демонстрацияләре уздырды.

Оппозиция шулай мәгълүматны тарату өчен интернетны куллана. Моннан тыш, Назарбаевны эшеннән китәргә чакырган интернет-кампания дә барлыкка килде.

Алматыдагы «Альтернатива» актуаль тикшерүләр үзәге җитәкчесе Андрей Чеботарев узган президент сайлавында һичъюгы оппозициянең үз көчен сынап каравын әйтә.

“Элеккесеннән аермалар бик зур, чөнки монда беренче чиратта оппозиция катнашмый һәм шулай ук сайлау кампаниясе бик сүлпән бара”, ди ул.

Чеботарев кайбер оппозиция төркемнәренең сайлауга бойкот белдерүен үзенчә аңлата.

«Алар бу президент сайлавында уңышка ирешә алмаячакбыз дип саный һәм көчләрен киләчәк парламент сайлавына калдыра. Ләкин президент сайлавында катнашу аларның танылуын арттыруга юл ача», ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG