Accessibility links

Каддафи көчләре чигенә


Халыкара коалиция Либия җитәкчесе Каддафинең туган шәһәре Сиртны утка тотты. Нефть чыгару урыннары оппозиция контролендә.

Reuters мәгълүмат агентлыгы Сирт каласы гыйсьянчылар кулына күчте дип хәбәр итте. Бу хакта Каддафига оппозициядә булган көчләр вәкиле хәбәр иткән. Әлегә бу мәгълүмат башка чыганакларда расланмады.

Халыкара көчләр һөҗүмнәре ярдәмендә оппозиция илнең көнчыгышындагы Рас Лануф, Брега, Укайла һәм Бин Җавад шәһәрләрен, шулай ук Әҗдәбия каласын үз контроленә алды. Шул төбәктәге иң зур нефть чыгару урыннары да оппозиция көчләре кулында.

Либия башкаласы Триполи Каддафи контролендә кала. Якшәмбе кич Триполидә шартлаулар ишетелде.

Якшәмбедән башлап Либиядәге хәрби чара белән тулысынча НАТО идарә итә.

“Берлекнең максаты тыныч халыкны Каддафи режимы һөҗүмнәреннән саклау”, диде НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен.

Либия хөкүмәтенең матбугат вәкиле Ибраһим Муса:"НАТОның максаты башка", диде.

“НАТО яхшырак сәяси позициядә күренер өчен кешеләрне үтерергә, гаскәрләрнең өйрәнү үзәкләрен җимерергә әзер”, диде Муса.

Мәскәү, Лондон һәм Вашингтон Либия турында уйлана

Халыкара сәхнәдә Либиядәге хәлләргә карашлар төрле. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Либиядә ватандашлар сугышы бара, анда халыкара көчләрнең катнашуы канунсыз, дип белдерде.

Бүген АКШ президенты Барак Обама АКШның Либия стратегиясе турында телевидениедә чыгыш ясаячак. Конгрессның кайбер вәкилләре Обаманы Либиядәге хәрби чаралар турында карар кабул иткәнче Конгресс белән киңәшләшмәгәне өчен тәнкыйтьләде.

Сишәмбе көнне Лондонда Либиягә багышланган халыкара җыен үтәчәк. Анда 37 илнең тышкы эшләр министрлары, шул санда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG