Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Европа белән танышты


Казаннар Европа белән танышты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00
йөкләү

26 март көнне Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында халыкара “Европа көне” фестивале оештырылды.

26 март көнне Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында халыкара “Европа көне” фестивале оештырылды. Республика башкаласында 3нче ел рәттән үткәрелүче әлеге чара гомумкешелек темалары, европа мәдәнияте һәм актуаль тенденцияләр аша Европа Берлеге илләре белән Русия төбәкләрен якынайтуны максат итеп алды.


Узган еллардагы кебек быелгы фестиваль дә Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы һәм тышкы мөнәсәбәтләр департаменты ярдәме белән, Русиядәге Европа Берлеге вәкиллеге һәм илчелекләре тарафыннан оештырылды.

Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов сүзләренчә, бүгенге көндә Европа, тормыш шартлары бик югары дәрәҗәдә булган, сыйфатлы белем бирелә торган, югары мәдәният үсеш алган кыйтга үзенчәлеген йөртә. Шуңа күрә европалылардан безгә күп нәрсәгә өйрәнәсе бар әле, ди ул.

Аның сүзләренчә, Европа өчен Татарстан төрле диннәр һәм төрле милләт вәкилләренең үзара тыныч яшәве белән кызыклы.

Европаны Татарстандагы динара мөнәсәбәтләр кызыксындыра

Фестиваль кысаларында казаннарга Европаның төрле илләрендә төшерелгән нәфис фильмнар, Европа телләренең ачык дәресләре, күргәзмәләр, гастрономик тамашалар, халыкка ачык дебатлар тәкъдим ителде.

Әлеге чараларның соңгысы, казаннарның игътибарын җәлеп итте. Чөнки “Европа Көне” фестиваленең узган елгысында мәгариф темасы хакында фикер алышынган булса, быелгысында исә Европа үзаңы мәсьәләсе каралды. Моның белән беррәттән конфессиональ күптөрлелек темасы да читтә калмады.

Ләкин европалылар Татарстандагы күп диннәрнең үзара тыныч яшәве белән якыннан кызыксынсалар да, ачык дебатларга христиан дин әһелләрен чакырып, мөселман дин әһелләрен чакырырга “онытканнар” булып чыкты.

"Европа Көне"ндә христиан дин әһелләре булса да, диния нәзарәтеннән вәкилләр чакырылмаган иде.
Европадагы ислам факторы, европалыларның исламга нинди карашта торулары хакында кызу бәхәсләр бары тик мөселман дин әһелләреннән башка гына барды.

Бу хәл залга җыелучыларның игътибарыннан читтә калмады: әлеге чарада мөселман дин әһелләренең булмау сәбәпләре хакында сорау да бирелде. Алып баручы бәлки чакыру булгандыр, килмәгәннәр генәдер дип җавапларга тырышса да, чынлыкта Татарстан диния нәзарәте вәкилләре чакырылмаган булып чыкты.

Җыелышта катнашучылар Европа үзаңына күбрәк басым ясарга тырышты. Ә чынлыкта Европа үзаңы нәрсәне аңлата соң? Аны халык ничек итеп аңлый? Аның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Чарада шушы темада озын-озак сөйләшүләр булды.

Нәрсә ул европа үзаңы?

LF School белем бирү үзәге җитәкчесе Илнур Минәхмәтов, Европа үзаңы кешенең үзен кем буларак кабул итүенә бәйле, ди.

“Европа үзаңы төшенчәсе безгә 90нчы еллардан кереп киткән. Бездә күп кенә милләтләр яши һәм шулай ук алар төрле диннәргә карый. Аның берсе христиан, икенчесе мөселман булырга мөмкин. Һәм, минемчә, Европа үзаңы менә шушындый дини һәм милли яссылыкта каралырга тиеш”, ди Минәхмәтов.

Аның сүзләренчә, Европа Берлегендә булган үзгәрешләр күбрәк дини һәм милли мәсьәләләр белән бәйле. Чөнки хәзерге вакытта Европада зур тенденция күзәтелә – анда мөселманнарның саны арта. Һәм, әлбәттә, андагы җирле хакимият һәм Европа Берлеген тәшкил итә торган төрле дәүләтләр моңа борчулы. Һәм алар, әлбәттә, бу мәсьәләне төрле яклап хәл итәргә тырыша, ди Минәхмәтов.

“Европаны тәмләп тә кара”

Гомумән, “Европа көне” уңаеннан казаннарга Европаның төрле якларын күрсәтергә тырыштылар. Европа вәкилләре белән кунаклар арасында аралашу тәмамланганнан соң, “Европада белем алу” күргәзмәсе эше белән дә танышырга мөмкин булды.

Бүгенге көндә “Erasmus Mundus” программасы кысаларында ел саен Русиядән 600 студент һәм аспирант Европа илләрендә белем ала икән. Кызыксынучылар үзләре теләгән Европа илләрендәге мәгариф системасы турында өстәмә мәгълүмат та туплый алды.

Ул көнне, килгән кунаклар гастрономия тамашасына да шаһит булды. Казаннар “Европаны тәмләп тә кара” дигән исем астында узган тамашада Европа ризыкларыннан да авыз итте.

"Европа көне"ндә төрле Европа ризыклары да тәкъдим ителде.
Европа вәкилләре чыгышларында Татарстан белән көннән-көн якыннанрак кызыксына баруларын, республикадагы динара мөнәсәбәтләрне күбрәк тикшерүләрен белдерде.

Алар Европа Берлегенең дини берлек булмавын әйтсәләр дә, бу берлектә ни өчен бары тик христиан илләренең генә әгъза булуы турындагы сорауга анык кына җавап бирмәде. Мисал өчен, Төркия дөньяви дәүләт булуына һәм күп еллар буена Европа Берлеге әгъзалыгына кандидат булып торуына карамастан, әле дә бу берлеккә кабул ителми.
XS
SM
MD
LG