Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлар алмашты, мәдәни тормыш дәвам итә


Вице-премьер Зилә Вәлиева "Тантана" бүләге ияләрен игълан итә, 27 март, Казан.
Вице-премьер Зилә Вәлиева "Тантана" бүләге ияләрен игълан итә, 27 март, Казан.

Татарстан мәдәният министры итеп “Татарстан” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Айрат Сибагатуллинның билгеләнүе, Зилә Вәлиеваның премьер-министр урынбасары сыйфатында эшен дәвам итүе соңгы көннәрнең иң кайнар вакыйгаларының берсе булды.


Бу вакыйганы шул ук шимбә көнне 4 меңләп балыкчының Ирек мәйданына чыгуы белән чагыштырып булмаса да, хөкүмәттәге үзгәрешләр Рөстәм Миңнехановның кемнәр белән нинди юнәлештә, нинди максатлардан чыгып хәрәкәт итүе дә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте.

Интернет сәхифәләрендә бу турыда зур күләмле мәкаләләр басылып чыкты, аларның форумнарына язучы билгесез авторлар мәдәният һәм җитәкчелек турында бәхәсләшеп алды.

“Бизнес-online” электрон газетындагы зур күләмле мәкаләдә мәдәният министры алмашынуын һәм Зилә Вәлиеваның премьер-министр урынбасары булып калуыннан соң тирәнрәк сәяси нәтиҗәләр һәм фаразлар ясалды.

Анда президент Миңнеханов хакимиятендә идеология һәм һуманитар мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләргә ихтыяҗ барлыгы соңгы вакытта еш кына кабатланып килүе әйтелә. Зилә Вәлиева үзе, шушы газетка биргән аңлатмасында, яңа вазифалары төгәлрәк бу атнаның уртасында гына билгеле булачак, дип фаразлый.

Мәдәни тормыш үз агымы белән бара

Айрат Сибагатуллин, шимбә көнне мәдәният министры итеп тәкъдим ителгәннән соң, әнисенең җидесен укытырга туган ягы Саба районына кайтып китте. Аның телерадиокомпаниядәге вазифаларын хәзергә урынбасары Ирина Субеева башкара. Яңа мөдир итеп кемнең билгеләнүе хәзергә билгеле түгел. Бу мәсьәләне Татарстан җитәкчелеге белән киңәшеп, ВГТРК каналының Мәскәүдәге баш редакциясе хәл итәчәк.

Шулай итеп, Русиядә мәдәният хезмәткәре көне Татарстанда мәдәният министрының алмашынуы белән истә калачак.

Беренче “Тантана” бүләкләре тапшырылды

27 март – Бөтендөнья театр көне Татарстанда да зурлап үткәрелде. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тамашачылар яраткан “Щелкунчик” балеты башкарылды.

Ә Камал театрында 27 мартта “Тантана” дип аталган яңа сәнгать бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителде. Бүләкләрне “Тантана” бәйгесенең жюри рәисе, премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева тапшырды.

Театр өлкәсендәге уңышлар өчен быелдан бирелә башлаган “Тантана” премиясенең билгеләре һәм 50 мең сумлык акчалата бүләкләре җиңүче артистларга һәм театрларга тапшырылды.

“Дебют” номинациясендә “Тантана” бүләге Әлмәт татар дәүләт драма театрының артисты Эльмира Яһүдинага (“Туган-тумача” спектаклендәге Шәрифә роле өчен) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты Кристина Андреевага бирелде.

“Курчак театрының иң яхшы артисты” номинациясендә бүләккә “Әкият” курчак театры артисты Наталья Егорова һәм Чаллы курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов лаек булды.

“Икенче пландагы рольне башкаручы актриса” номинациясендә Камал театры артисты Люция Хәмитова җиңде. Бүләк аңа “Тартюф” спектаклендәге Дарина роле өчен бирелде.

Ә “Икенче пландагы рольне башкаручы актер” номинациясендә бүләкне Бөгелмә урыс театры артисты Александр Кочетовка тапшырдылар.

Узган ел Зәки Зәйнуллинның Камал театрында куелган “41-нең арбалы хатыннар” спектаклендә 6 хатын-кыз ролен башкаручы актристлар “Иң яхшы артистлар төркеме” номинациясендә җиңүче булып табылды.

Бүләкне алганда шушы төркемгә кергән артистка Алсу Каюмова жюрига, тамашачыларга һәм автор Зәки Зәйнуллинга рәхмәтләрен җиткергәндә, “Оскар” бүләген алган кебек булдык”, дип белдерде

"Тантана" бүләген алучылар
“Намус һәм дәрәҗә” номинациясендәге бүләк республиканың төрле театрларының танылган 4 артистына тапшырылды. Шулай итеп “Тантана” бүләген Качалов театрыннан Вадим Кешнер, Казан яшь тамашачылар театрыннан Нина Калаганова, Камал театрыннан Алсу Гайнуллина, Минзәлә театрыннан Венера Нигъмәтуллина алды.

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендәге җиңүче итеп Кәрим Тинчурин театры артисткасы Исламия Мәхмүтева табылды. “Тантана” бүләге аңа “Хаҗи әфәнде өйләнә” әсәрендәге “Галимә” роле өчен бирелде.

Ә “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә бүләк Чаллы театры артисты Рафил Сәгъдуллинга тапшырылды.

“Тантана” бәйгесендә “Ел спектакле” итеп, Әлмәт театрының Михаил Лермонтов әсәре нигезендә куелган “Гашыйк Кәриб” спектакле танылды.

Чара ни сәбәпледер бер телдә, урысча гына алып барылды, дип зарланды “Азатлык”ка ул көнне залда булган тамашачылар. Алып баручыларның берсе татар, икенчесе урыс театрларыннан сайлануы ике теллелеккә өметләр уятса да, алар акланмады. Бары тик бүләк алучыларның кайсыберләре рәхмәтләрен татарча белдерде.

“Яңа татар пьесасы”нда Башкорстанның мәгариф министры җиңде

Бу вакыйгалар шаукымы белән “Яңа татар пьесасы” бәйгесе нәтиҗәләре игътибардан читтә калды. 2011 елгы бәйгенең җиңүчеләре 25 март көнне Камал театрындагы чарада игълан ителгән иде.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ярышта катнашкан авторларны бүгенге заман проблемнары борчый. Бәйгегә чыгарылган әсәрләр арасында социаль проблемнар, коррупция, тулай тораклар турында язган әсәрләр дә бар. Яшь авторлар балалар өчен әкиятләр дә иҗат иткән.

Камал театры интернет-сәхифәсе хәбәр итүенчә, быелгы бәйгедә 1-нче премия бер авторга да бирелмәгән.

Кызыксындыру бүләкләре “Самат һәм Кара король” әсәрен язган Сөмбел Гаффаровага, “Әҗәт” пьесасы авторы Тубән Камадан Зәбир Гыймаевка, “Көтү” әсәрен иҗат иткән Чаллыдан Булат Сәләховка бирелде.

Равил Сабыр “Ком ял итми” әсәре белән “әдәби әсәрне сәхнә өчен иң яхшы яраклаштыру” номинациясендә җиңү яулады. “35 яшькәчә яшь драматурглар” арасында Илгиз Зәйниев “Бөке” әсәре белән җиңүгә иреште. Ул “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” дигән номинациядә дә “Ак чәчәкләр иле һәм Каракөчләр” сәхнә әсәре белән катнашты һәм җиңеп чыкты.

Бәйгенең 3-нче премиясе социаль темаларны күтәргән әсәргә бирелде. Аның авторы Башкортстанның мәгариф министры Әлфис Гаязов “Дөньясы шундый, балакай, дөньясы” дигән әсәрен тәкъдим иткән булган. Театр яшәеше белән кызыксынучылар аның 2010 елгы бәйгедә дә катнашып җиңү яулавын хәтерли.

2-нче премия язучы Ркаил Зәйдулланың Габдулла Тукайга багышланган “И минем яктыртучым” исемле сәхнә әсәренә бирелде. Зәйдуллага мәдәният министрлыгының махсус бүләге дә тапшырылды. Бу бүләккә Мөхлисә Бубыйга багышланган “Үлеп яратты”дигән сәхнә әсәре лаек дип табылды.

Тагын бер 2-нче премия Зөлфәт Хәкимгә бирелде. Ул бәйгегә “Бармы ришвәткә дәва?..” дигән комедия иҗат икән булган.

“Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңүчеләргә әсәрен сәхнәләштерү вәгъдәсе генә түгел, акчалата бүләк тә тапшырыла. Беренче урынга 100 мең сум бирелсә, 2-нче һәм 3-нче премияләрне алган авторларга 75 һәм 50 мең сум тапшырыла.
XS
SM
MD
LG