Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

25-26 март көннәрендә Уфада исламга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Башкорт яшьләре иттифагы чарага туры китереп каршылык чарасы үткәрде.


“Русия һәм ислам дөньясы: тарих һәм үзара аңлашып яшәү” исемле фәнни-гамәли конференциядә Русия төбәкләреннән тыш кайбер чит ил галимнәре дә катнашты.

Чарада шәрык һәм көнбатыш илләренең үзара багланышлары, ислам һәм христиан мәдәниятләренең бер-берсен баетып, тулыландырып яшәүләре кебек мәсьәләләр дә тикшерелде.

Әлеге фәнни чараның беренче көнендә форум барган Конгресс-холл янындагы мәйданда каршылык чарасы узды. Аны Башкорт яшьләре иттифагы һәм Башкорт мөселманнары корылтае оешмалары үткәрде. Чарада 400гә якын кеше катнашты.

Каршылык чарасындагы төп таләпләр: милли лидерлар Айрат Дилмөхәммәтов, Артур Иделбаев һәм Хизб-ут Тәхрир фиркасе эшчәнлегендә катнашуы өчен гаепләнеп кулга алынган Айдар Хәбибуллиннарны азат итү, исламга басым ясауны туктату булды. Пикетта торучыларның кулларында Русия мәхкәмәсе тарафыннан тыелган Хизб-ут Тәхрир фиркасен тыю карарын юкка чыгаруны таләп иткән шигарләрне дә күрергә була иде.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, каршылык акциясенә район һәм шәһәрләрдән дә мөселманнар күпләп килергә тиеш булган, ләкин хакимиятләр моны тыйган.
Уфадагы каршылык чарасы, 25 март 2011

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG