Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56

Русиядә узган елның көзендә уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре билгеле булды. Илдә халыкның саны 2 миллионга кимегән. Аны мигрантлар хисабына арттырмакчылар.

Узган елның 14-25 октябрь айларында уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре алай шатланырлык түгел. Соңгы сигез елда илдәге халыкның саны 2,2 миллионга кимегән. Шулай итеп, Росстат (Русия статистика идарәсе) Русиядә 142 миллион 905, 2 мең кеше гомер кичерүен әйтә.

Белгечләр бу саннарның төгәллегенә шикләнеп карый. Чөнки инде узган елның ноябрендә үк төбәкләр беренчел мәгълүматларны хәбәр итә башлагач, журналистлар илдә халыкның саны дүрт миллионга кимегән дип язып чыкты. Соңрак Росстат башлыгы сүзләренә таянып, 3-3,5 миллион дигән хәбәрләр бастырылды. Менә ахыр чиктә бу сан 2,2 миллионга кимегән булып чыкты. Күп очракта төбәк җитәкчеләре бюджет акчасына ымсынып, әле бу саннарны арттырып күрсәтергә мөмкинлеген дә исәпкә алганда, чынлыкта кимегән сан шактый булуы ихтимал.

Кимү беренче чиратта туучылар белән чагыштырганда, үлүчеләр саны артуы белән бәйле. Мисал өчен, Петербурда гына да туучы балалар саны 6% күбәйсә, үлүчеләр 18%ка арткан.

Дәүләт ана капиталы, башка ярдәм акчалары бүлсә дә, гаиләләр күпләп бала табуга ашкынып тормый. Аннары илдә ир кешеләр дә кимегәннән-кими бара. Алар хатын-кызлар белән чагыштырганда хәзер сигез миллионга азрак булып чыккан. Соңгы елларда иртә үлүче ирләрнең саны арткан. Татарстанга килгәндә, республикада хәзер 2 миллион 33,9 мең хатын-кыз һәм 1 миллион 752,5 мең ир заты яши.

Татарстанда халык саны мигрантлар хисабына арткан

Идел буе федераль бүлгесен алганда, Татарстан халык саны арткан бердәнбер төбәк икән. 2002 елдан алып анда 7 мең 100 кешегә күбәйгән. Бу республикага килүче мигрантлар хисабына мөмкин булган.

Гомумән, Русия җитәкчелеге ил халкының кими баруын читтән килүчеләр хисабына тулыландырырга тырыша. Хәзер Мәскәү урамнарында Үзәк Азия илләреннән килгән үзбәк, таҗик һәм башка милләтләрнең күплеге күзгә ташлана. Әмма киләчәктә аларның санын тагын да артыр төсле. Хакимият моның өчен инде чаралар да күрә башлады. Мисал өчен, 30 апрель көнне Русия вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә миграция сәясәте концепциясенең яңа проекты каралачак. Һәм аның нигезендә инде мигрантларга квоталар бетерелергә дә мөмкин.

Әле кайчан гына читтән эшкә килүчеләр өчен кануннарны кырыслатып квоталар булдырып мәш килсәләр, инде халкы кими барган Русия җитәкчеләре аларсыз гына хәлне рәтләп булмаячагын аңлады. Шуңа хәзер мигрантларга эшкә урнашу тәртипләрен җиңеләйтмәкчеләр. Һәрхәлдә яңа концепция проекты шуны күздә тота. Моннан тыш, әлеге документ проектында аларның Русия тормышына җайлашуы өчен махсус үзәкләр булдырмакчылар. Анда аларны урыс теленә өйрәтәчәкләр, ил кануннары нигезләрен төшендерәчәкләр һәм хәтта кайбер һөнәрләрне үзләштерүгә дә ярдәм итәчәкләр.

Әлбәттә, хезмәт хакы югарырак булу сәбәпле, мигрантлар зуррак шәһәрләргә килеп төпләнүне хуп күрә. Шуңа аларның Мәскәү, Петербур кебек эре шәһәрләрдә күп булуы гадәти әйбер. Мисал өчен, Петербур һәм Ленинград өлкәсендә ир кешеләр санының артуы нәкъ шул мигрантлар килүе белән аңлатыла.

Халык шәһәрләшә

Гомумән, мигрантлар гына түгел, русияләрнең үзләре дә хәзер зур шәһәрләргә өстенлек бирә. Соңгы җанисәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә халыкның 73% калада яши. Дөресен генә әйткәндә, бу өченче дөнья илләре өчен хас нәрсә. Анда да акчалар зур шәһәрләр тирәсендә генә “әйләнә”, ә кечкенә район-авыллар “онытыла”. Әлбәттә, бу татар халкы киләчәге өчен бераз шомландыра. Чөнки татар теленең нигездә авылларда сакланып килүен һәркем яхшы аңлый.

Татарстанга килгәндә, нәкъ шәһәрдә яшәүчеләр өлеше соңгы җанисәптән соң 73,8 дән 75,4% җиткән. Бу халыкның иң күбе Казан шәһәрендә гомер кичерә. Анда 1 миллион 143,5 мең кеше бар дип исәпләнгән. Һәм Русиядәге гомуми халык санын алганда Татарстан сигезенче урында тора. Аңа кадәр Мәскәү, Петербур, Краснодар крае, Башкортстан, Ленинград, Свердлау һәм Ростов өлкәсе бар.

Идел буе федераль бүлгесенә кергән Татарстан һәм Башкортстан милли җәмәгатьчелеген өчен аеруча да милли халыклар саны кызыксындыра. Әмма бу сан әлегә билгеле түгел. Ул киләсе елның 30 июненә кадәр игълан ителергә тиеш. Җанисәп турындагы барлык ахыргы мәгълүмат 2012-2013 елларда билгеле булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG