Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози Япониягә “теләктәшлек сәфәре”нә бара


Франция президенты Николя Саркози
Франция президенты Николя Саркози
Франция президенты Николя Саркози атна ахырында Япониягә “теләктәшлек сәфәре”нә барачак. Бу хакта Япония тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Саркози, Кытайда Халыкара валюта базары мәсьәләләрен җайлауга багышланган конференциядә катнашкач, Япониягә киләчәк.

Франция президенты хәзер “Зур сигезлек” һәм “егермелек төркеме” рәисе булганга, халыкара берләшмәләр исеменнән 11 мартта җир тетрәү һәм дулкын ташкыныннан зыян күргән Япониягә ярдәм белдерергә җыена.
XS
SM
MD
LG