Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (10) Бакча


Гефсиман бакчасы
Гефсиман бакчасы
Шимбә көн (яһүдчә шаббат) Израиль дәүләте, аның 6 миллионга якын яһүд халкы, шул исәптән, СССРдан килгән 1,5 миллионы, ял итә. Дөресрәге, ял җомга көн кич белән башлана һәм шимбә көн буе дәвам итә. Җомга көн кич белән Израильдә яшәгән яһүдләрнең яртысы кунакка бара, яртысы кунакны кабул итә. Шуңа күрә шимбәдә аларны эштә күреп булмый, ә ортодокс яһүдләр яшәгән кварталларга керү тыела.

Безне ул көнне автобуста гарәп-мөселман йөртте. Иртәнге аштан соң ук автобуска утырып төньякка сәяхәткә кузгалдык. Тик башта, Иске шәһәр кырыенда гына урнашкан Гефсиман бакчасында тукталдык. Бу бакча Гайсә пәйгамбәр белән бәйле урын. Нәкъ менә шушы бакчада Иуда Гайсә пәйгамбәрне кочаклап, Рим гаскәриләренә сата һәм аны шушыннан алып китеп, хачка кадаклап җәзалап үтерәләр.

Хәзерге вакытта Гефсиман бакчасы католик монастырыныкы санала. Биредә иң кызыгы – Гайсә пәйгамбәр заманыннан сакланып калган, хәзер дә җимешләр бирә торган зәйтүн агачлары. Гади зәйтүн агачы юан булып түгел, бездәге чикләвек агачы шикеллерәк үсә, ә биредәге зәйтүннәрнең төбе 100 яшьлек имән төбеннән дә юанрак. Бу 2000 яшьлек агачларны галимнәр күзәтеп тора икән. Бакчада зәйтүннән башка төрле төстәге чәчәк аткан куаклар да бар.

Гефсиман бакчасы Храм тавының көнчыгыш итәгендә урнашкан дип әйтергә мөмкин. Тау башындагы Гомәр мәчетенең алтын гөмбәзе бакчадан күренеп тора.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG