Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:58

Япониядә "Фукусима" станциясендә нурланышлы плутоний табылган


"Фукусима" станциясенең 4-нче реакторы

"Фукусима" станциясенең 4-нче реакторы

Япониядә көчле җир тетрәүдән зыян килгән "Фукусима" атом электр станциясендә бүген 5 урында нурланышлы плутоний эзләре табылган.

Атом станциясенең операторы - ТЕРСО (Tokyo Electric Power Company) ширкәте плутоний эзләренең турыдан-туры кешеләргә зыяны юк, дип белдерә.

Япония хөкүмәте вәкиле Юкио Эдано әйтүенчә, зыян килгән реакторларда ягулык баганалары өлешчә эрегән булырга мөмкин.

Элгәре икенче реактордан нурланган су чыгуы күзәтелгән иде.

Япониядә һәлакәткә җитди карамаган һәм атом электр станциясендәге хәлләр турында җитәрлек мәгълүмат бирмәгән өчен ТЕРСО ширкәтен көннән-көн катырак тәнкыйтьлиләр.

XS
SM
MD
LG