Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Сүрия хөкүмәте таратылган


Сүрия президенты Бәшәр Асад илнең көньягын чолгап алган протестлар нәтиҗәсендә хөкүмәтне вазифасыннан җибәрде.

Бүген Асад телевидениедән халыкка мөрәҗәгать итәр дип көтелә. Ул анда илдәге социаль һәм сәяси реформалар турында сөйләячәк. Шулай ук демонстрантлар таләп иткән гадәттән тыш хәлне бетерү турында да сүз булырга мөмкин. Илдә бу хәл 50 елга якын дәвам итә.

Сүриядә демократик үзгәрешләрне таләп иткән чаралар 2 атна чамасы дәвам итә. Узган атнада демонстрантлар белән иминлек көчләре бәрелешкән вакытта дистәләрчә кеше үлде.

XS
SM
MD
LG