Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Ингушетиядә кораллы сугышчыларга җитди зыян ясалды


Ингушетиядә соңгы вакытта булган махсус операцияләрдә кораллы сугышчыларга җитди зыян килүен Медведев Федераль иминлек хезмәте башлыгы урынбасары Сергей Смирнов белән очрашкан вакытта әйтте.

Русия хакимияте белдерүенчә, 17 кораллы сугышчы үтерелгән. Төньяк Кавказдагы махсус хезмәттән чыганак, үлүчеләр арасында кораллы сугышчылар лидеры Доку Умаров та булырга мөмкин, дип белдерә.

2 сугышчы тоткарланган. Алар – бертуган Яндиевлар. Федераль иминлек хезмәте алар «Домодедово» һава аланындагы террор гамәлен оештырган дип фаразлый. Әлеге террор гамәлен тикшереп Ингушетиядә махсус операция үткәрелгән.

Атышлар вакытында хокук саклаучыларның 3 хезмәткәре үтерелгән. Яраланучылар турында әйтелми.
XS
SM
MD
LG