Accessibility links

“Домодедово” шартлавында Доку Умаров гаепләнде


Мәскәүдә 2010 ел шартлау корбаннарын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00
йөкләү

29 март көнне мәскәүлеләр бер ел элек Лубянка һәм Парк Культуры метро станцияләрендә булган шартлау корбаннарын искә алып, бу урыннарга чәчәкләр һәм шәмнәр китерде. Шушы ике шартлау нәтиҗәсендә ул көнне 40 кеше һәлак булды, 160лап кеше җәрәхәтләр алды.

Метрода бер ел элек булган шартлауларны искә алган көнне гыйнварда булган “Домодедово” һөҗүмендә Умаров гаепле дип игълан ителде.

Мәскәү метросының “Лубянка” һәм “Мәдәният паркы” тукталышларында ике хатын-кыз интихарчы һөҗүмнәренә бүген бер ел тулды. Ул шартлауларда 40 кеше һәлак булды, 160лап кеше яраланды. Тикшерү барышында үзләрен шартлатырга дип барган Шәрипова һәм Абдуллаеваны Кизляр каласыннан Мәскәүгә 22 яшьлек дагыстанлы Хөсәин Мөхәммәтов озата баруы ачыкланган.

Бүген шулай ук гыйнвар аенда Мәскәүнең “Домодедово” һава аланында булган террор һөҗүмен тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде. Тикшерүчеләр, бу һөҗүмне оештыруда Доку Умаров гаепле, дип белдерде.

Доку Умаровның үлеменнән кемгә файда?

Кичә Ингушетиядә Русия көчләренең махсус чарасы тәмамланды. Төньяк Кавказда хәрәкәт иткән 17 сугышчы үтерелде дип хәбәр ителде. Алар арасында Доку Умаровның иң якын ярдәмчесе Супьян Абдулаев бар. Умаровның кая гына барса да , Абдулаевны үзе белән йөртүен исәпкә алганда, үтерелгән сугышчылар арасында Умаров үзе дә булырга мөмкин, дигән фараз әйтелгән иде.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров, махсус чара турында сөйләгәндә, “Умаровның юк ителүе халыкның рухын ныгытыр иде, халык киләчәгенә ышана башлар иде, Төньяк Кавказга инвесторлар килә башлар иде”, дип белдерде.

Карнеги үзәгендәге Төньяк Кавказ белгече Алексей Малашенко, махсус чараның уңышын таныса да, төбәктәге вазгыятьнең үзгәрәчегенә ышанмый.

“Үтерелгән сугышчылар урынын алырга әзер торган башкалары бар. Бу махсус чара белән генә вазгыятьне үзгәртеп булмый. Ни кызганыч, проблеманы тагын да тирәнәйтү куркынычы туа. 17 мәет – бу аз түгел. Доку Умаров юк ителсә дә, аның урынын башка сугышчылар алачак. Алар бу хакта безгә дә хәбәр салачак,” диде Карнеги үзәге белгече Малашенко.

Умаров узган елгы метро шартлаулары һәм быелгы "Домодедово" һөҗүме өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы турында белдерүләр ясаган иде. Умаров юк ителде, дигән хәбәр инде берничә тапкыр чыкты, аларның берсе дә расланмады.

Соңгы террор гамәлләрен тикшерүгә кире кайтканда исә, баш прокуратураның тикшерү комитеты вәкиле Сергей Маркин, Домодедово шартлавын оештырган 20 яшьлек Мөхәммәт Евлоевка ярдәм иткән кешеләр ачыкланды, диде.

"Ингушетиядә оештырылган махсус чара вакытында ике бертуган Ислам һәм Илез Яндиевлар кулга алынды. Тикшерү барышында аларның 24 гыйнвар көнне террорчы Мөхәммәт Евлоевны каршы алып, аны Домодедово һава аланына илтүләре ачыкланды,” диде Маркин.

Яндиевларның өендә интихарчы билбавы һәм шартлаткычлар табылган.

Бүген узган ел метрода булган шартлаулар корбаннарын искә алып Мәскәү халкы метро тукталышларына чәчәкләр китерде.

Көн саен террор һөҗүме корбаны булудан куркып яшәүчеләр саны Русиядә - 77%. Левада үзәге бу сораштыруны узган атнада гына уздырган. Яңа һөҗүмнәрдән 73% халык курка. Кешеләрнең финанс һәм социаль хәле начаррак булган саен бу курку арта гына.

Мондый кәеф Русиядә соңгы тапкыр 2004 елда Беслан мәктәбе фаҗигасеннән соң булган иде.
XS
SM
MD
LG