Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Япониянең диңгез суларында нурланышлы иод күләме арткан


Япониянең атом иминлеге идарәсе вәкиле

Япониянең атом иминлеге идарәсе вәкиле

Япония тирәсендәге диңгез суларында нурланышлы иод күләме 11 мартта “Фукусима-Даичи” атом электр станциясендә булган казадан соң иң югары дәрәҗәгә җиткән. Каза бу төбәктә булган җир тетрәү һәм су ташкыны нәтиҗәсендә чыкты.

Япониянең атом һәм сәнәгать иминлеге идарәсе вәкиле Һидеһико Нисияма, нурланышлы иодның кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китермәгәнен белдерде. Бу суларда балык тоту тыела.

Бүгенге көндә дә каза булган атом станциясен чистарту эшләре, биналар астында һәм тирәсендә югары дәрәҗәдә нурланышлы су күп булуы сәбәпле туктатылган. Станцияне идарә итүче ширкәт корылма тирәсендә нурланыш дәрәҗәсен киметү юлларын тикшерә. Нурланышны туктату юлларының берсе - корылманы атом нурларын үткәрми торган тукыма белән әйләндереп алу була ала, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG