Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә оппозиция көчләре чигенә


Либиядәге халыкара коалиция бүген хөкүмәт көчләрен Рас Лануф шәһәре янында утка тотты. Оппозиция нефть чыгаручы стратегик шәһәр булган Рас Лануфтан чигенергә мәҗбүр булды.

Сишәмбе көнне оппозиция көчләре коалиция ярдәмендә Каддафинең туган шәһәре Сирт каласына җиткән иде. Соңыннан алар хөкүмәт көчләренең һөҗүмнәре белән туктатылды.

АКШ президенты Барак Обама Либиядә оппозициягә корал белән ярдәм итү ихтималын кире какмый. Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон да Обаманың бу фикерен яклап, БМО Иминлек Шурасының Либия турындагы резолюциясендә гыйсьянчыларны коралландырга рөхсәт бирергә мөмкинлек булырга тиеш, дип белдерде.

Кичә Лондонда 40лап илнең тышкы эшләр министрлары катнашында узган җыенда Либиядә тотрыклылык булдыру өчен Катар дәүләте рәислегендә контакт төркеме булдыру турында килешенде.
XS
SM
MD
LG