Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Асад: Сүриягә каршы сүз берләштерү бара


Бүген Сүрия президенты Башар Әл-Асад парламент алдында ясаган чыгышында, дәүләтнең тотрыклы үсешен җимерү өчен Сүриягә каршы “киң күләм сүз берләштерү бара” дип белдерде.

Сүриядә инде берничә атна дәвам иткән бәрелешләр “илнең бердәмлегенә сынау булып тора” диде Асад.

Президент ил җитәкчелегенең “халыкның күп кенә өметләрен акламаганын” таныды. Әмма реформалар турында бер сүз дә булмады.

Сүриядә хөкүмәткә каршы чараларда ким дигәндә 60 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG