Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр Русиядә халык саны кимүен фаразлый


Ижауда яшәүче Рафаил Гафаров Люция Шәрәфетдинова белән сөйләшә
Ижауда яшәүче Рафаил Гафаров Люция Шәрәфетдинова белән сөйләшә

Татарстанда халык саны артуы - вакытлы күренеш була ала. "Русия демографик чокыр читендә тора", ди Флүрә Илдарханова.

Русиядә узган елның көзендә уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләреннән билгеле булганча, илдә халык саны 2 миллионга кимегән.

Идел буе федераль бүлгесен алганда, Татарстан халык саны арткан бердәнбер төбәк дип игълан ителде. 2002 елдан алып анда 7 мең 100 кешегә күбәйгән. Татарстан фәннәр академиясенең гаилә һәм демографияне өйрәнү үзәге башлыгы Флүрә Илдарханова "бу вакытлыча күрсәткеч" дип белдерде.

"Соңгы елларда халык артты, әмма алдагы берничә елда кимиячәк. Чөнки 90нчы елларда балалар аз туды, аларның хәзер бала табу вакыты җитә. Русиядә демографик чокыр барлыкка киләчәк", диде Илдарханова.

"Халык саны шәһәрләрдә арта. Балалар да күбрәк авылларда түгел, ә калаларда туа", диде Илдарханова.

"Халыкның даими үсеше өчен Татарстанда икътисади һәм социаль үсеш, шулай ук балаларга бирелгән ана капиталының 1 миллион сум чамасы булуы кирәк", диде белгеч.

Шул ук вакытта кайбер социологлар Татарстанда халык саны арту турындагы җанисәп мәгълүматларын кабул итәргә теләми. Казан Дәүләт Техник Университетының политология, социология һәм менеджмент кафедрасы мөдире Владимир Беляев “Республикада халык саны артуны рәсми күзәтүчеләр миграциянең артуы белән аңлатса да, Татарстанда халык саны артуга паспорт өстәлләрендә һәм башка теркәү урыннарында, шулай ук өйләргә йөреп санаганда бер үк кешеләрне ике мәртәбә санау белән ирештеләр”, - ди.

Ул болай санауның максатын җирле хакимиятләрнең әлеге чынлыкта булмаган кешеләрне социаль яктан тәэмин итү өчен Мәскәүдән акча алу теләге белән аңлата.

Русия җитәкчелеге ил халкының кими баруын читтән килүчеләр хисабына тулыландырырга тырыша. Хәзер Мәскәү урамнарында Үзәк Азия илләреннән килгән үзбәк, таҗик һәм башка милләтләрнең күплеге күзгә ташлана.

Киләчәктә аларның саны тагын да артачак. 30 апрель көнне Русия вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә миграция сәясәте концепциясенең яңа проекты каралачак. Аның нигезендә мигрантларга квоталар бетерелергә мөмкин.

Флүрә Илдарханова белән әңгәмә
Флүрә Илдарханова белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:47 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG